- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, 28 апрель көнне Саба туган як өйрәнү музеенда Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары (укытучылары Хайриев И.З.) белән берлектә “Сугыш чорындагы балалар язмышы” дип исемләнгән чара үтте. Алар өлкән сугышчылар белән бер сафта авырлыкларга бирешмичә үз җилкәләрендә җиңү көнен якынайтырга ярдәм иткәннәре турында сөйләнде. Шулай ук, яңа кызыклы мәгълүматлар, экспонатлар, фотографияләр белән таныштылар. 70 елдан артык элек чыгып, инде саргайган, үз вакытында меңләгән солдатларга рухи көч биргән фронт газеталарының берсе “Алга дошман өстенә”, Саба туган як өйрәнү музеенда саклана. Укучылар әлеге газета белән якын танышып чыктылар.
Әлеге чара туган илгә булган хөрмәт һәм тәрбияви чара буларак үткәрелде.