- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 71еллыгы уңаеннан, Иштуган авыл китапханәчесе, мәктәптә 3-4 сыйныф укучылары белән, «Батырлар даны мәңгелек” исемле батырлык дәресе үткәрде. Сугыш башланганда ирләр һәм хатын –кызлар белән беррәттән, илне фашистлардан азат итү өчен көрәшкә балалар да күтәрелә. Алар хәтта олы кешеләр башкара алмаган эшләрне дә башкара торган булалар. Укучылар герой пионерлар турында презентация карадылар,сугыш темасына китаплар белән таныштылар. Шулай ук, китапханәче балаларга бүгенге көннәрдә дә дәвам итүче мәгьнәсез сугышлар турында сөйләде. Мондый конфликтлар вакытында, башка кешеләр белән беррәттән, бернинди гаепләре булмаган балалар вафат булуы турында да әйтеп үтте.
Илебез тынычлыгы өчен гомерләрен биргән геройларыбыз турында истәлекләр безнең күңелләребездә мәңге сакланыр, аларны онытырга безнең хакыбыз юк!