22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Яу кырында ятып калганнарны искә алу көне. Моннан 73 ел элек, 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар – бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Җиңү таңын китергән сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Чиксез рәхмәт хисләре аша сезгә якты таңнар, имин тормыш, аяз күк йөзе телибез.Тыныч, бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык юлдаш булсын! Барыбызның да теләк бер: ил-көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын, мондый афәтне башка күрергә язмасын!
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
Шул көн уңаеннан, район үзәгендә көндезге сәгать 11.00да Бөек Җиңү хөрмәтенә гомерләрен дә кызганмый утка-суларга кергән батыр йөрәкле якташларыбызны искә алу чарасына сабалылар җыелды, бер минут тынлык белән искә алып, аларга булган олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерделәр. Мәңгелек утка чәчәкләр салу да оештырылды.






