- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
21 июньнән 22сенә каршы төндә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында республика күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды.
Аның максаты: Бөек Ватан сугышында – фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу. Республика яшәүчеләргә 21 июнь кичендә 21 сәгатьтән иртәнге 4кә кадәр шәм яндырып тәрәзә төпләренә куярга, мемориаль комплекслар, һәйкәл-обелисклар янында үткәреләчәк акцияләрдә катнашырга киңәш ителгән иде. Саба районынын күпчелек авылларында, 22 июньдә Билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек ут ,мемориаль комплекслар, һәйкәл-обелисклар янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарабулып узды. Кулларыбызга яндырылган шәмнәр тотып "Хәтер шәме" акциясенә бик куп Сабалылар кушылды.