Корпункт:
21 июньнән 22сенә каршы төндә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында республика күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды.
Аның максаты: Бөек Ватан сугышында – фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу. Республика яшәүчеләргә 21 июнь кичендә 21 сәгатьтән иртәнге 4кә кадәр шәм яндырып тәрәзә төпләренә куярга, мемориаль комплекслар, һәйкәл-обелисклар янында үткәреләчәк акцияләрдә катнашырга киңәш ителде. Сабада 22 июньдә Билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды. Кулларда яндырылган шәмнәр тотып "Хәтер шәме" акциясенә күп сандагы Сабалылар кушылды.