Каримова Галиябану Галимулла кызы 1928 елның 20 мартында Саба районы, Оет авылында туган.Галиябану апалар гаиләдә 5 бала үсәләр, сугыш башланганда 13 яшьтә була. Оет башлангыч мәктәбендә 4 класс укыгач, Олы Шыңар мәктәбенә укырга килә, яулыкка китап төйнәп йөриләр. Сугыш башланган хәбәрне урамда ишетә. Бу вакытта Тимерхан абыйсы армиядә, инде кайтыр вакыты җиткән була. Әтисеннән яшереп кенә әзрәк акча сала алмассызмы, дип, хат яза. Шуннан соң бүтән хәбәре булмый, сугышка алына, кайтмый. Әтиләре гражданнар сугышында катнаша, олы яшьтә булгач сугышка бармый. Вәдига апалары Донбасста кала, ачлыклар күреп, сугыштан соң кайтып керә.Сугышка киткәндә күрше абыйның гармун белән:
“Таштан күпер салырсыз, Без киткән юлларга карап Сагынып саргаерсыз...” дип җырлаганы хәтерендә калган.
“16 яшемдә ат җигеп эшләдем. Өч ир – ат белән Арчага симәнә алыштырырга бардык. Атым арды, ул кешеләр кайтып китте, берүзем калдым, чабатам төшеп калды, үзем елыйм,” – дип искә ала Галиябану апа, - ярый әле атым исән калды, ат түлисе була иде. Әнием аңа бик сөенде инде. Эшләмәгән калмады, ат җигеп урман чыгардык, агачларны атка төяп урманнан Саба больницасына алып кайттык. Шәмәрдәннән симәнә дә ташыдык, алабута ипие ашадык,” – ди ул. Үзләре көлтә кадәр генә кызлар көлтә дә бәйләгәннәр, урман кискәннәр, чабата белән аяклары туңса да, түзгәннәр. Эштән кайткач лампа яндырып, кич утырып шәлләр бәйләгәннәр әле. “Сугыш беткәч урам тулы кеше булды, җыелышып, кочаклашып елаштык, ләкин сугыштан бик әз кеше кайтты шул,”- ди Галиябану апа.
1955 елда Олы Шыңар авылы егете Фәйзрахманга кияүгә чыга,2 кыз, 2 малай үстерәләр. Олы кызы Һаҗәр Сабада яши, пенсиядә,3 баласы 5 оныгы бар; кызы Мөршидә Саба район шифаханәсендә медсестра булып эшли, 1 баласы,2 оныгы бар; Улы Хәсән Сабагаз идарәсендә эшли, 2 баласы бар. Галиябану апа улы Фәнис белән төп йортта гомер кичерә. Җырларга, биергә бик ярата, әле 70 яшьтә дә сәхнәләрдә бии Галиябану апа. “Хәзер инде башлар әйләнә, биеп булмый,” – ди үзе. Шулай да бер шигырен укып күрсәтте:
Их, син, картлык, ник иртә килдең, минем адресны син кайдан белдең?
Иртә торам да, кичләрне көтәм, узган гомерләр кайтмас шул бүтән.
Суларым бетсә - барам коега, көннәр үткән саен, күңел боега.
Бу чәчләремә нигә ак төшә? Шул картлык белән яшьлек тартыша.
Картлык көчле бит,яшьлекне җиңде, Эх, син, яшьлегем, кайтмассың инде.
Яшьлек хәлләре калды йөрәктә,хәлсез тамырлар бүртте беләктә.
Иртә торам да, карыйм көзгегә, картайганымны – сизәм үзем дә.