- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
3 март көнне Нургалиева Тәслимә Шәйхетдин кызына 90 яшь тулды! Юбилярны бәйрәме белән якыннары, балалары һәм авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Ахмадуллин котлады. Тәслимә апага Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов исеменнән котлавын һәм бүләген халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тапшырды. Аңа ныклы сәләмәтлек, бәхет шатлык, күтәренке кәеф , якыннарының аңа карата шулай һәрвакыт ихтирамлы һәм игътибарлы булуларын теләп калдылар.
Тәслимә апа 1928 елның 3 мартында Саба районы Түлүшкә авылында туып үсә. Сугыш чорында , ул чордагы үз яшьтәшләре кебек урман кисүгә җибәрелә. Аның хезмәт стажы 30 елдан артык.
Тәслимә апа Мулланур абый белән 53 ел бергә гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр . Аның 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар.