20 нче апрельдә Килдебәк авыл җирлеге башлыгы районнан килгән вәкил – Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы председателе Сунгатов Шамсун Әкбәр улы белән авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннарның тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Килдебәк авыл җирлегендә барлыгы 6 Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветераннарның тол хатыннары яши: Килдебәк авылында – Әхмәтшина Сания Баймөхәмәт кызы, Якупова Мугминә Шафигулла кызы, Якупова Нәмига Аскадулла кызы; Туктар авылында – Гыймадиева Оркыя Дәүләт кызы, Җалилова Фәүзия Габделбәр кызы, Сабирова Шамсенур Җамалетдин кызы. Шамсун Әкбәр улы һәм авыл җирлеге башлыгы ветераннарның хәлләрен белешеп, Татарстан Республикасы Призиденты Р.Н. Миннихановның котлау открыткасын һәм бүләкләрен тапшырдылар.
21 нче апрельдә мәктәп укучылары белән бергә авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын котлау һәм Татарстан Республикасы Призиденты Р.Н. Миннихановның котлау открыткаларын тапшыру күздә тотыла.