Корпункт:
ерничә ел рәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан,“Георгий тасмасы” акциясе ил буенча дәвам итә.Ул – ветераннарны яшь буын белән бәйли торган чара булып тора. 3 нче майда, Лесхоз Мәдәният хезмәткәрләре урта мәктәп укучылары белән берлектә шушы акция уңаеннан ветераннарның каберендәге чардуганнарга “ Георгий лентасы”н бәйләделәр. Бу чара яшьләрне үз иле,үз теле,үз халкы, үз җире өчен горурланып һәм һәркайчан аны якларга әзер торырга өндәп,матур, кирәкле, зарур традициягә әйләнеп бара.