- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Явлаштауда яшәүче Фәүзия әби Сабирова үзен 95 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне урамга ук чыгып каршы алды.
«Умарта кортларым аера, шулар белән мәш килеп алдым әле, сез килгәнче чак җыеп бетердем», – диде ул башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевтан Россия Президенты В.Путинның Котлавын кабул итеп алганда. Күзләр генә тимәсен, үзе дә тырыш бал кортлары кебек үк, тик торуны белми, һаман хәрәкәттә ул. Озын гомерле булуының серен дә гомере буе умарта тотудан, балдан аерылмавыннан күрә.