- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Төбәк авылында яшәүче Фәймә Гобәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күрше Теләче районы Олы Мишә авылында үскән кызны балачагында һәм яшьлегендә язмыш иркәләп тормаган. Әтисе Хәниф абыйны сугыш башлануга яуга алып китәләр. Сентябрь аенда сугышка алына, декабрьдә карында калган малае туа, озак та үтми, авылга аның үлеме турында кайгылы хәбәр дә килеп төшә.
Фәймә апаның әнисе биш бала белән тол кала. Иң олы бала Фәймәгә унбиш яшь. Кызны башкалар белән бергә урман кисәргә җибәрәләр. Алар Шәмәрдән урманында кочак җитмәс агачларны кул пычкысы белән аударып, утын кисәләр. Эзмәдә яшәп эшлиләр, кайтканда мичкә ягарга үзләре белән утын алып кайталар.
Әмма, язмышның ачы җиле бала хәсрәте белән дә сыный ананы. Икенче малае 25 яшендә БАМда ике машина арасында калып вафат була. Дүрт ел элек улы Вазих та кинәт вафат була. Хәзерге вакытта улы Рафаил һәм килене Рәшидә тәрбиясендә яши. Әбинең картлыгы бик бәхетле: балалары, онык-оныкчыклары игелегенә сөенеп гомер кичерә.
Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Кече Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды.