Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее күргәзмәсендәэкспонат тәкъдим ителгән. Бу – Solingen (Золинген) немец пәкесе.Пәке Бөек Ватан сугышында катнашкан Низамов Вагыйз Шәриф улыныкы. Ул аны Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң үзе белән трофей итеп алып кайткан. Бөек Ватан сугышы елларында пәке гигиена предметы гына түгел,ә кырыс фронт шартларында гамәли әйбер дә булган.
Гали Гильмутдинович Ризванов 1923 елның 20 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Югары Мактама авылында эшче гаиләсендә дөньяга килә. Балалык һәм үсмер еллары авырлыклар белән үтсә дә, ул һәрвакыт тырышлык һәм намус белән эшләргә омтылган. Икенче бөтендөнья сугышы елларында, 1942 елның августыннан 1945 елның маена кадәр, Гали Гильмутдинович Совет Армиясе сафларында гвардия сержанты дәрәҗәсендә катнашкан. Ул Орел-Курск дугасындагы каты сугышларда һәм «Багратион» операциясендә батырларча көрәшкән, илебез азатлыгы өчен үзенең зур өлешен керткән.
Әһлиуллин Кәшиф Әһлиулла улы 1896 елда Түбән Абдул авылында туа.Сугышка ТАССРның Беренче Май РВКсы тарафыннан чакырыла.Хәрби званиесе-кызылармеец. 04.04.1942 елда үтерелә.Ленинград өлкәсе, Тосненский районы, Коровий ручей авылында җирләнгән.
23 июльдә Чирмешән районының җәйге лагерь балалары «Сугышчан дан» залында булдылар. Балалар, тыннарын кысып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, фронтта һәм дошман тылында якташларының батырлыклары, сугышчан бүләкләре турында тыңладылар. Балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, солдатларның батырлыгы, бабаларыбызның батырлыгы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балаларда «Бөек Ватан сугышы чорының чын әйберләре» почмагы аеруча кызыксыну уятты. Алар арасында каскалар, гранаталар, фляжкалар, гильзалар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләр.
Мустаким Нури улы Насыбуллин – үз заманының чын патриоты, ил язмышын үз җилкәсендә татыган каһарманнарның берсе. Ул 1923 елның 24 июлендә Татарстанның хәзерге Әлмәт районына керүче Верхняя Мактама авылында дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлеге гади авыл тормышында, хезмәт сөючәнлектә үтә: 1938 елда Миннебай җидееллык мәктәбен тәмамлагач, ул туган колхозы «Марс»та эшли башлый.
Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора. Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була Чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала...
Вали Зайнулла улы Насыбуллин — үзенең гомерен туган җиренә һәм иленә хезмәт итүгә багышлаган лаеклы шәхес. Ул 1922 елның 15 декабрендә Татарстанның хәзерге Әлмәт районына караган Югары Мактама авылында дөньяга килә. Балачагы авыр чорларга туры килсә дә, ул кечкенәдән хезмәт сөючән булып үсә: башлангыч мәктәптә өч сыйныф тәмамлагач та, «Урняк» колхозында тырышып эшли башлый.
Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора. Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була Чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала...
Татар халкының батыр уллары, тырыш хезмәтчәннәре арасында Курбангалиев Лутфи Набиулловичның исеме аерым урын алып тора. Аның тормыш юлы – Ватанга тугрылык, фидакарь хезмәт һәм ныклы рух үрнәге. Лутфи Набиуллович 1923 елның 1 сентябрендә Татар АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Әлмәт районы) Иске Сурки волосте Чупай авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гади авыл малае буларак, ул балачактан ук хезмәткә өйрәнеп, туган җирнең кадерен белеп үсә.
1945 елның 3 маенда 2-нче Беларус фронты гаскәрләре Барт, Бад, Доберан, Нойбуков, Варин, Виттенберг шәһәрләрен алалар һәм Висмар — Виттенберг сызыгында союздаш инглиз гаскәрләре белән кушылалар. 1945 елның 3 маенда 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре 22 мең немец солдатын һәм офицерын әсирлеккә алалар.Шулай ук сугыш барышында дошман техникасын юк итәләр — мәсәлән, шул ук көнне 50 танк һәм үзйөрешле орудиеләрне юк итүне теркәгәннәр.