- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышында катнашучы, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары,«Германияне җиңгән өчен», «Жуков медальләре»медальләре Бикчурин Әсәдулла Фәхрулла улы 1918 елның 14 декабрендә туган.
Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музейда А. Ф. Бикчуринның шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен, документларын, бүләкләү кәгазьләрен күрергә була.
Түгәрәк өстәл артында лекцияләр һәм әңгәмәләр фото-слайдлар белән үрелеп бара, алар Бөек Ватан сугышында катнашучының тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. Әсәдулла Фәхрулла улы, үзенең сугышчан бүләкләренә һәм ил хакына күрсәткән батырлыкларына карамастан, һәрвакыт тыйнак кеше булып калды. 1940 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. Сугыш хәрәкәтләре башлангач, Әсәдулла Фәхрулла улы Ленинград фронтына эләгә. Ул сугыш вакытында яралана. 1946 елда кече сержант дәрәҗәсендә өенә кайта. Ул, солдат шинелен салып куюга, сугыш җимергән авыл хуҗалыгын яңадан торгызырга керешә. «Үрнәк» колхозында, аннары «Нефтяник»совхозында тракторчы булып эшли. 1964 елда Әсәдулла Фәхрулла улы «Әлмәтнефть» кә слесарь - ремонтчы булып эшкә алына, лаеклы ялга киткәнче шунда эшли.
Әсәдулла Фәхрулла улы туганнары, авылдашлары өчен һәр вакыт үрнәк булып торды. Балалар һәм яшьләр белән аралашып, аларны патриотлыкка, шулай ук тыныч тормышны яратырга һәм кадерләргә өйрәтте. Бүген безнең ветераннарга рәхмәт әйтү, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына тиешле хөрмәт күрсәтү мөмкинлегебез бар. Аларның батырлыгы һәм хезмәте Бөек җиңүгә ирешүгә зур өлеш кертте. Өлкән буынның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Ватаныбыз дөньяның әйдәп баручы дәүләтләренең берсенә әверелде.