- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әхмәтшин Кәлимулла Хәйрулла улы 1916 елның 16 декабрендә Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туа.Бала чагыннан ук ул бик эшчән,игелекле бала була. Бик кечкенә булуына карамастан әти – әнисенә мал – туарларны карарга булыша башлый, йорт хайваннарыкечкенәме, зур булсынмы ул аларны барлап ашарга биреп, чистартып тора торган була.Шуңадырмы үзенең булачак хөнәрен дә шуңа бәйләп сайлый, вет-фельдшер белеме ала.Кәлимулла Хәйрулла улы 1936 нчы елда Яңа Елховой авылында яшәүче Гарифуллин Лотфулла кызы Мөсәвәрәгә өйләнә. Илебез өстенә кара әфәт- Бөек Ватан сугышы башланганда бу гаиләдә инде ике бала туган була.
Кәлимулла Хәйрулла улын Бөек Ватан сугышына 1941 елның 1 июлендә чакырып алалар.Кәлимулла Хәйрулла улының бертуган абыйлары да, энесе дә Туган илләрен дошманнардан сакларга дип гаиләләрен калдырып ( бер гаиләдән дүрт егет)сугыш кырына чыгып китәләр. Аны 28 нче танк дивизиясенә 55 нче танк полкына санитар итеп беркетеп куялар. Бик нык саклану чаралары белән дивизия 1941 елның июлендә артка чигенеп Плавинас районында көчле сугышлар алып баралар.Дошманнарны Көнбатыш Двина елгасы аша үткәрмәскә тырышалар.1943 нче елның16 февралендә аларның дивизиясе Извоз һәм Залучье участогында сугышчыларның зур тырышлыгы белән дошманнарның юлын кисеп 26 февральдә тулысынча немецларны тар- мар итәләр.Шушы аяусыз сугышлар вакыттында Кәлимулла Әхмәтшин авыр яралана.Башта аны хәрби – күчмә госпитальгә, соңрак Ярославль шәһәрендә урнашкан хәрби госпитальгә күчерәләр.Яралары төзәлүгә ул яңадан аякка басып Тверь областендә Тимков авылы тирәсендәге 140 нче армия полкына кушылып немецларны тар – мар итүдә, яралы сугышчыларны коткаруда бөтен көчен куя.Кәлимулла Хәйрулла улы Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен, орден һәм медалләр белән бүләкләнә. Әмма аның өчен иң зур бүләк ул – Җиңү көне була. 1946 елның май аенда Кәлимулла Әхмәтшиннга туган авылы Түбән Абдулга җиңү шатлыгы белән кайтып, гаиләсе һәм туганнары белән күрешергә насыйп була.
1941- 1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашып анда күрсәткән батырлыклары өчен медслужба старшинасы - Әхмәтшин Кәлимулла Хәйрулла улын икенче дәрәҗә орден белән бүләклиләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Ахметшин Кәлимулла Хәйрулла улы,2000 елда якты дөнья белән хушлаша, аны балалары, авылдашлары, туганнары хөрмәтләп Түбән Абдул авыл зиратында җирлиләр.
Текст авторы: музей җитәкчесе М.М. Газизова