Шәйхетднов Ярулла Нуретдин улы, 1910 елда Беренче Май районыТүбән Абдул авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул дүртенче сыйныфка кадәр Түбән Абдул башлангыч мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач “ Путь к коммунизму” колхозы атлар фермасын җитәкли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда сугышка мобилизация буенча чакырыла. Сугышта ул бик төз атуы белән аерыла, шуңа аны сапёрлар отрядына билгелиләр.
Шәйхетднов Ярулла Нуретдин улы Бөек Ватан сугышы башланганчы авылдашы Низамова Зөләйха Шәрип кызына өйләнгән була. Бөек Ватан сугышы башланган елда аларның гаиләсендә инде икенче кызлары туа. Ләкин Ярулла Нуретдин улы, гаилә башлыгы буларак, барлык авылдашлары белән бергә басып Ватанны саклар өчен сугышка китә. Анда ул Ленинград фронтына эләгә. Шәйхетдинов Ярулла Нуретдин улы, 1942 елның 20 гыйнварында, 3 нче чик буе отрядының кызылармеецы буларак, немец оккупантларына каршы каты сугышлар вакытында сул беләгенә җитди пуля ярасы ала, сөякләре җәрәхәтләнә. 1942 елның 10 сентябрендә Ярулла Нуретдин улын өченче группа сугыш инвалиды дип таныйлар. Аңа бик озак хәрби госпитальдә ятарга туры килә.Сугыштан соң ул туган авылына кайта, һәм үзе эшләп киткән колхозга яңадан эшкә кереп, колхоз фермаларын аякка бастыруда үзеннән зур элеш кертә.
Беренче дәрәҗә бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Ярулла Нуретдин улы 1996 елда вафат була, аны хөрмәтләп Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр.