- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1925 елда Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туган. 7 нче сыйныфны Миңлебайда тәмамлый. Бөгелмәдә механизаторлар курсын бетереп, комбайнчы булып эшли.Ул 1943 елда Ватан сугышына алынып, "Кызыл йолдыз", II-дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә, сугышны лейтенант чинында тәмамлый. Сугыштан кайткач, укытучылык хезмәтенә керешә. Районның Югары Мактама, Болгар, Мөгезле Елга, Нариман авылларында укытып, туган авылы Миңлебайга 1955 елда авыл Советы рәисе итеп партия район комитеты тарафыннан кайтарыла. Күп еллар партия оешмасы секретаре булып та эшли.
Бөгелмә педагогия училищесын, Казан укытучылар институтын читтән торып тәмамлый. Туган авылында тарих фәнен укыта, үз фәнен яхшы белә, яратып эшли. 25 ел укытканнан соң, 1985 елга кадәр, төсле металлар (цветмет) бүлегендә эшләп, 60 яшендә пенсиягә чыга.
Запастагы офицер буларак, укучыларда һәм яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүгә күп көчен бирде.