Корпункт:
Хәмидә Нәбиулла кызы Лениногорск районының Алтай авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгында башлый. 1957 елда Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсенә күчеп килә. Кияүгә чыга, гаиләдә 2 ул һәм бер кыз туа. Күп еллар «ЕЛХОВСКОЕ УТТ»предприятиесендә эшли.
Бүген Хәмидә Нәбиулла кызы-10 оныкның бәхетле әбисе.
Гүзәл Хәбетдинова аны иң җылы теләкләрен җиткереп котлады:
"Сезгә яраткан якыннарыгыз янәшәсендә озын һәм шатлыклы тормыш телим. Сезнең 100 еллык юбилеегызда кабат очрашырбыз, һәм сез, бүгенге кебек, сәламәт һәм кәефегез яхшы булыр дип чын күңелдән өметләнәм».
Гүзәл Хәбетдинованың ветераннар белән татар телендә аралашуы ветераннарга хөрмәт күрсәтүенең мөһим чагылышы булып тора.