- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
1940 елның 18 декабрендә Адольф Гитлер 21 нче номерлы директиваны "Барбаросса" планы буларак аслаган. Бу планның максаты СССРны "Блитцкриг" хәрби стратегиясе ярдәмендә өч ай эчендә тар-мар итү булган.Германия 1941 елның 22 июнендә СССР га һөҗүмгә әзерлекне төгәлли, һәм Советлар Союзы территориясенә бәреп керә. Вячеслав Молотов шул ук көнне 12 сәгатьтә радиодан Бөек Ватан сугышы башлануы турында хәбәр итә: «Бүген, иртәнге 4 тә, Советлар Союзына бернинди дәгъвалар белдермичә, сугыш игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм иттеләр, Күп җирләрдә безнең чикләргә һөҗүм итеп самолётлардан бомба яудырдылар. Үзебезнең шәһәрләребез - Житомир, Киев, Севастополь, Каунас һәм кайбер башка шәһәрләрдә ике йөз кешедән артык кеше үтерелде һәм яраланды. Дошман самолетлары һәм артиллерия атулары шулай ук Румын һәм Фин территорияләреннән ясалды».Сугыш барысына да кагылды, аз гына олыгайган, һәр кешегә, һәр гаиләгә...
Мин, Ватанны саклап фронтка киткән бабаларымның тарихын сөйлим. Минем бабамның әтисе Минабетдинов Афзалетдин Минабетдин улы 1899 елның 25 декабрендә Әлмәт районының Елхово авылында гади крестьян гаиләсендә туган. 1917 елда аны патша Армиясенә алалар. Октябрь уртасында Казанда солдат сугышны туктатуны һәм хакимиятне Большевикларга тапшыруны таләп итеп митингта катнаша. Аннары сугыша башлыйлар. Бабам Казан кремлен штурмлауда катнаша, Вакытлы хөкүмәт җимерелгәч, ул Кремльгә революцион гаскәрләр белән бергә керә. Бабамны соңрак 1918 елда Финляндиягә каршы сугышка җибәргәннәр. 1923 елда ул туган авылы Елховога кайта. 1927 елның декабрендә ВКПның XV съездында "Авылда эшләү турында" резолюция кабул ителә, анда "вак индивидуаль крестьян хуҗалыкларын, эре коллективларга берләштерү һәм үзгәртеп кору бурычы" куела. Минем бабай шул вакытларда колхозларны оештырырга булышкан.. Үзе төзүче белгечлеге буенча укыган булган, тегермәннәр төзүдә махсуслашкан. Аннары үзе дә колхозларда эшләгән.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, бабам үзе сорап фронтка китә. Гади солдат булып хезмәт итә. 1942 елда Сталинградны азат итү һәм Паулюс армиясен тар-мар итү буенча "Уран" операциясендә катнаша. Шул ук елда ул бик нык яралаган. Бабам 6 ай госпитальдә яткан, һәм 1943 елда өенә кайткан. Сугыштан соң ул янә җимерелеп беткән колхоз фермаларын торгызуда үзеннән зур элеш кертә.. Бабамның сугыштан кайткан вакытта да медалләре була, соңрак тагы 1967 елгы «СССР Кораллы көчләренең 50 еллыгы» медале, 1975 елгы «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел» медале, 1978 елгы «СССР Кораллы көчләренең 60 еллыгы» медалләре белән бүләкләнә.
Без бабамны аның көчле йөрәкле, курку белмәс батыр булуы белән горурланабыз.Бабаызның Туган илне сакларга үзе теләп, үзе сорап китүе турында әтиебез безгә бик горурланып сөйли иде..
Минем бабам Минабетдинов Авзалетдин Минабетдин улы 1982 елда үлде, ул туган авылы Елховойда җирләнде.
Текст авторы: Авзалетдин Минәбетдин улының оныгы Алексеев Артём