- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Самаров Шәрипҗан Самархан улы 1910 нчы елның 7 нче сентябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.Алар гаиләдә 3 малай булалар: Шәрипҗан, Салихҗан, Шакирҗан. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк егетләр туган илләрен сакларга яу кырына китәләр. Шәрипҗан 1941 нче елның августында китә. Сугышта ул 73 нче дивизиядә гади солдат булып хезмәт итә.Шәрипҗанның балалары үзе исән вакытта сөйләп калдырган вакыйганы искә алалар.“Самаров Шәрипҗанбелән Минзәлә районыннан Гамиров Галиәхмәт сугышның беренче көннәреннән үк бергә булалар. Гамиров 1914 нче елгы. Алар икесе бергә Украинада, Сталинградта хезмәт итәләр. Шулай бервакыт задание үтәгән вакытта аларны немецлар камап алалар.Немецлар авылның бер башында, ә безнең сугышчыларикенче башында. Авылдагы бер йортның морҗасыннан төтен чыгуын күреп, безнекеләр шунда юнәләләр. Немец солдатлары да йортта кешеләр барлыгын сизеп, йортны шартлаталар. Самаров Шәрипҗанкаты яралана. Аны госпитальгә озаталар. Шул вакыйгадан соң якын дусты белән юллары аерылыша, аның белән башка очраша алмый. Сугыш беткәч тә әле Шәрипҗан үзенең дустын озак эзли. Редакцияләргә дә мөрәҗәгать итеп карый. Кызганычка каршы, ул дустын таба алмый.”
Самаров Шәрипҗан Самархан улы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 нче елны ул туган авылына кайта. Колхозда мал караучы булып эшли. Тормышиптәше Оркыя белән 7 бала үстерәләр. 1993 нче елда вафат була.
Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,
Татарстан Республикасы
Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет
гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”нең
туган (татар) теле һәм әдәбияты укы