Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Ел саен 5 майда үзенең һөнәри бәйрәмен — шифрлаучы көнен — Россиянең криптография хезмәте билгеләп үтә. Шифрлаучылар бәйрәмен оештыру өчен ,1921 елның 5 маенда, РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә, мәгълүматны яклау һәм мәгълүматларны чит илләргә тапшыру өчен криптография хезмәте оештырылу белән бәйле рәвештә сайланган.
Акция кысаларында теләге булган һәркем Геройлар истәлегенә агач утырта ала. Әлеге чара гади вакыйга гына түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калу өчен яңа традициянең башлангычы. Узган атнада гына да 100 дән артык кеше 15 мең имән һәм корычагач утыртты.
2022 елда Зәй районындагы Федоровка авылы халкы Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Әхмәтвәлиев каберен тапканнан соң, аның гаиләсен эзләү башланды. Кызы Гөлфирә ханым белән очрашу – хисләргә бай, күңелгә тирән эз калдырган вакыйга булды. Кем ул Галимҗан Әхмәтвәлиев? Әлмәт районы Нәдер авылыннан. 1940-1948 елларда хәрби хезмәттә була. "Мәскәү оборонасы", "Кенигсбергны алган өчен" медальләре иясе. Сугыштан соң Федоровкада яшәгән, колхозда эшләгән.
Ярты гасыр элек, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, комсомол хәрәкәте активистларының тырышлыгы нәтиҗәсендә Әлмәттә ут кабызылды, ул халык хәтеренең һәм хәрби данның мәңгелек сакчысына әверелде. Юбилей уңаеннан, балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Сүнмәс ялкынның 50 еллыгы» дип аталган тантана узды. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Андрей Зимин мөрәҗәгать итте. Алар тарихи хәтерне саклауның һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Әлмәт шәһәр судында 2025 елның 28 апреленнән 30 апреленә кадәр һәм 2025 елның 5 маеннан 7 маена кадәр 8:00-10:00, 14:00-16:00 сәгатьләрдә Әлмәт районы суд системасы тарихы музеена керү мөмкинлеге ачылачак, анда теләгән һәркем Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фильм карый алачак. Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары истәлегенә шәһәр суды һәм җәмәгать судьялары коллективы тарафыннан төзелгән стендларны карарга, Бөек Ватан сугышы ветеран судьяларына багышланган экспонатлар белән танышырга мөмкин.
Кадерле әтием, Дәминов Мотыйгулла Кәрим улы! Менә 89 яшемдә беренче мәртәбә сиңа хат язам, Сөләй якларыннан күп сәламнәр җибәрәм. Ни хәлләрең бар? Тыныч ятасыңмы? Рәнҗемисеңме безгә? Оныттыгыз димисеңме? Юк, юк, онытмадыыыык... Онытырга хакыбыз юююююк...
Әлмәттә бөтен илдәге кебек үк «Җиңү диктанты» халыкара акциясе узды. Акциядә 360 әлмәтле катнашты. Шәһәрнең биш мәйданчыгында — мәгариф учреждениеләрендә һәм мәдәни үзәкләрдә мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, педагоглар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерергә җыелды. 45 минут дәвамында катнашучылар хәрби тарихның төрле аспектларын үз эченә алган 25 сорауга җавап бирделәр.
100дән артык әлмәтле Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 15 мең имән һәм корычагач утыртты. Бу агач утырту гына түгел, ә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт билгесе дә.
Безнең Габдрахман авылыннан да бу аяусыз сугышка 369 кеше китә. Шуларның 157 се сугыш кырында ятып кала. Исән кайтканнарының да алган яралардан һәм авырулардан вакытсыз гомерләре өзелә. Ни кызганыч, сугыш газапларын үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбыз бу дөньядан берәм-берәм китеп бардылар. Унынчы дистәсен ваклаучы җор телле, тапкыр сүзле сугыш ветераны үзенең үткән гомере, ачы фронт язмышы турындагы хатирәләрен минем белән дә уртаклашкан иде. Нуришан абыйның хәтере яхшы, үткән сугыш эзләре күңелендә бүгенгедәй сакланган иде.
Сугыш... 1941-1945 нче елларда булып үткән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 80 ел тулуга карамастан,аның тетрәндергеч авыр, кара тойгылары әле бүген дә йөрәкләрдә тирән яра булып тора.Немец фашистларының шул сугышларда безнең халыкка күрсәткән ерткычлыгын бернигә дә тиңләп булмый, ул җан тетрәндергеч авыр, куркыныч эшләр кичә генә булган кебек. Илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен күпме халык үзләренең гомерләрен биргән. Әлмәт районы Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан гына да 630 кеше сугышка чыгып киткән.