- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әхмәтшин Әхлиулла Хәйрулла улы1918 елда Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туа.
Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач, чистай техникумына укырга керә.Әхлиулла Хәйрулла улы 1941 нче елгы Бөек Ватан сугышы башлангач үз теләге белән Ватанны якларга алына. Телләрне яхшы белүе аңа ярдәм итә, ул сугышта тәрҗемәче була.
Көчле сугышлар вакытында контузия ала.Аны аңсыз,канга баткан килеш хәрби госпитальгә алап кайталар.Әхмәтшин Әхлиуллага ул вакытта бары 23 кенә ящь тулган була, яшлеге сәбәпледер, ул бу авыр ярадан тиз төзәлә, әммә вакытлар узгач аның ярадан соң төзәлгән күзе берни күрми башлый.
Әхлиулла сугыштан кайткач, Кәрим кызы Факихәгә өйләнә.Әхмәтшин Әхлиулла Хәйрулла улы Беренчемай, соңрак Чирмешән районында укытучы, парторг булып эшли. Чирмешән районының легендар колхоз рәисләреннән берсе була. Кармыш авылында колхоз рәисе булып эшләгән җиреннән аны Әлмәт шәһәренә икмәк заводын җитәкләргә чакырып алалар.Ул гаиләсе белән Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә гомер итә. Әхлиулла Хәйрулла улы белән Факихә Кәрим кызы илгә – көнгә файдалы, тәрбияле, уңган – булган биш баланы тәрбияләп тормыш юлына бастыралар.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтшин Әхлиулла Хәйрулла улы 2002 нче елда якты дөнья белән хушлаша, аны Түбән Мактама зиратында җирлиләр.
Текстның авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.