- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Насретдинов Нәгимулла Насретдин улы 1922 елны Беренчемай районы Елховой авылында туган. Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач туганнары аны үзләре белән Тадҗикстанга, Нау шәһәренә Ленина бад өлкәсенә алып китәләр. Ул анда Ленинабад медицина училищесына укырга керә.Нәгимулла Насретдин улы медбрат белгечлеген алып яңадан туган авылы Түбән Абдулга кайта. Елховой амбулаториясендә ул озак эшли алмый, аны Кызыл Армия сафларына чакырып алалар. Армиядә хезмәт иткән чорларында Бөек Ватан сугышы башланып китә. Насретдинов Нагимулла Насретдин улы туры сугышка эләгә. Сугышта аңа бик күп яралы сугышчыларны сугыш кырыннан алып чыгарга , аларга беренче ярдәмне күрсәтеп күп кенә яралы солдатларны үлемнән алып калырга туры килә.Шул ук вакытта кулына корал алып дошманнарга каршы атарга да туры килә аңа.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Насретдинов Нагимулла Насретдин улын Кызыл йолдыз ордены,Батырлык өчен медальлләре белән бүләкләнә.
Нагимулла Насретдин улы сугыш беткәннән соң эле бары тик 1947 нче елда гына яңадан туган якларына әйләнеп кайта ала .1948 нче елда яңадан Тадҗикстан якларына китеп бара. Шунда ул өйләнеп гаилә кора.1949 нчы елны Нагимулла Насретдин улы Дүшәнбе шәһәренең медицина институтына укырга керә.Укыган вакытта тиз ярдәм күрсәтү станциясендә дә эшли Аның тырышлыгын, гыйлемен күреп аңа В.И.Ленин степендиясен билгелиләр.
Укуын бетергәч Насретдинов Нагимулла Насретдин улын Шахристан шәһәренең больницасына баш врач итеп билгеләп куялар.
1962 нче елда Дүшәнбе шәһәренә әйләнеп кайта, анда 7 нче поликлиникада хирург ясап билгеләп куялар.Насретдинов Нәгимулла Насретдин улы анда 1978 нче елга кадәр хирург булып эшли.
1978 нче елның көз аендабатыр йөрәкле Бөек Ватан сугышы ветераны врач – хирург Нәгыймулла Насретдин улы авыр имгәнүдән соң үлеп китә.Аны Дүшәнбе шәһәрендә җирлиләр.
Текст авторы Х.Әхмәтшин исемендәге Елховойй авыл тарихы музее җитәкчесе . Газизва М.М.