- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышы елларында һәр совет кешесе үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап, авырлыкларга баш имичә, халкыбызның азатлыгы, бәхете өчен тырышты.
Әбием Бикчәнтаева Гүзәл Баян кызы 1939 нчы елның 10 июнендә- җәйнең ямьле көнендә , Кичүчат авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Әнисе Гасимә исемле булган. Ул – колхозчы, җәй көне урак урган, басуда көне-төне башкакохозчылар белән тырышып эшләгән: печән чапкан, иген иккән. Әтисе – Баян, ул сугышка китә. Китүеннән кабат әйләнеп кайтмый. Әбием анын төсен дә хәтерләмим дип искә ала. 1944 елны аның үлем хәбәре килгән . Әниләрнең безне кочаклап елашканнарын хәтерлим . Һәм минем апам Нажия , ул 1940 елгы , мин 1939 елгы бергә мәктәпкә йөреп , бергә үстек . Абыем -ЗагировГабдулла Баянов улы,инде жиде ел хезмәтитеп ,армиядәнкайтты. Аннары комбайнер булды .АпамРашидәфермадасыерсауды,уланнарысоңкияүгәкитте .Минем биш балам үстеләр , укыдылар, эшләделәр. Хэзер үзләренен балаларының балалары бар. Бар да тәртипле , сау-сәламәт.Мин бик бәхетле карчык , бик рәхәттә яшим.Балаларыма, онык, оныкчаларыма бик рәхмәтлемен.Тормышның авырын да, рәхәтен дә күрәргә насыйп булды. Илләр, көннәр имин булсыннар, халкыбыз сәламәт, бәхетле булсын. Дәүләтләр арасында бер-берсен аңлап, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын ди әбием.Изге теләкләрең тормышка ашсын, әбием.Бергә-бергә бәхетле, сәламәт, тыныч күк йөзе астында бик бәхетле яшәргә насыйп булсын барчабызга да.
Автор Бикчантаева Алина Замиловна, ученица МБОУ «Кичучатовская