Минем бабам Юнысов Сәгыйть Зәки улы 1924 нче елда Әлмәт районының Нәдер авылында туган.1942 нче елда ул сугышка китә. Ул гади солдат булып хезмәт итә. Авыр юлларны үтеп,сугыш беткәннән соң да ике ел дәвамында армия хезмәтен үти. Бары 1947 елда гына,бик күп яралар алып,туган авылына кайта.
Сугыштан соң ул йөк машиналарын йөртүче булып эшли.Бабамның “Германияне җиңгән өчен” исемле һәм башка бик күп юбилей медальләре бар.
Гарипова Сабина,
Әлмәт шәһәре 5нче гимназиясенең 5б сыйныфы укучысы