Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
1941 елның 22 июнь көне – егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Сигез дистә ел вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны –газиз балаларсыз, хатыннарны –тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз, каһарман кызларсыз калдырды.
22 июнь-Россиядә Хәтер һәм кайгы көне.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә елдан артык ел вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
"Знамя труда" газетасы һәм район мәгариф идарәсе оештырган "Җиңү канатлары" фестивале май бәйрәмнәреннән соң да дәвам итә. Тәрбиячеләр балаларга ПЕ-2 хәрби бомбардировщиклары һәм очучыларның батырлыгы турында сөйли. Акциядә катнашкан күп кенә балалар бакчалары видео-һәм фотоотчетлар җибәрә. Аларга тагын 4 мәктәпкәчә учреждение кушылды.
Алар инде үзләре күптән әби-бабай. Балалар, оныклар сөйгәннәр, инде оныкчыкларын күреп куаналар. Тормыштан ямь-тәм табып, сукранмый-зарланмый, булганына шөкер итеп яшиләр. Үз гомерләрендә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтмичә гомер йомгагын сүтә алар. Андыйлар ил буйлап сибелгән. Һәр шәһәр, һәр авыл саен. Чиста, төзек Габдрахман авылы көнгә йөзен ачып елмаеп тора. Үзәк юл читләре ямь-яшел чирәм. Зәңгәр күктә тузгып-сузылып ак болытлар ага. Кояш елмая. Дөнья яшәргә ашкына. Моннан 76 ел элек тә шул ук кояш, шул болытлар йөзгәндер Габдрахман күгендә. Әллә...
Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең күбесе Җиңү көнен үз гомерләрендә иң истәлекле, иң якты мизгел дип саный. Бүгенге һәм киләчәк буыннар хакына алар үзләрен кызганмыйча утка кергәннәр, тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткәннәр. Безнең бурыч - ул дәһшәтле еллар вакыйгалары турында тарихи дөреслекне саклап, сугышта һәм хезмәттә батырлык кылганнарның фотосурәтләрдәге һәм язма хатирәләрен балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга тапшыру. Бүген сүзебез тыл хезмәтчәне, якташыбыз Саймә Шәйхсолтан кызы Фәрхетдинова турында.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 76 ел тулса да, сугыш елларында иҗат иткән татар, рус шагыйрьләренең тирән лирик шигырь юллары күпләребезнең йөрәгендә әле дә саклана. Күп еллар үтсә дә, сугыш тудырган шигырьләрнең әһәмияте, тәэсир итү көче кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, кызганычка каршы, янәшәбездә булмаган фронтовикларга «Батырлык өчен» медаленә таныклыклар тапшырды. Аларның батырлыгы һәрвакыт патриотлык, Ватанга мәхәббәт, ныклык һәм батырлык үрнәге булып торачак. «Батырлык өчен» медаленә таныклык Бөек Ватан сугышы ветераны, өлкән сержант Кочемасов Андрей Максимовичка тапшырылды. Таныклыкны фронтовикның оныгы Галанцева Любовь Михайловна алды.
Сугыш кемнәрне кайларда гына куып тотмаган. Аның башлануы турындагы куркыныч хәбәрне Мәркәз абый Каюмов 11 яшендә Ташкент вокзалында ишетә. Аларның гаиләсе Төрекмәнстанның Чарджоу, хәзерге Туркменабад шәһәреннән Карабашка ялга кайта торган була.
Бөек Ватан сугышы - халык хәтерендә мәңге җуелмас вакыйгаларның берсе. Ул вакыйга гына да түгел, тиңдәше булмаган фаҗига. Әлмәт районының кайбер авылларында сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады. Шуңа күрә дә Җиңү көне - сагышлы да, моңсу да бәйрәм ул. Бөек Җиңүгә өлеш кертүчеләр арасында быел 96 яшен тутырган сугыш һәм медицина хезмәте ветераны Габделбарый Габдрәхимов та бар. Габделбарый Вагыйз улын Әлмәт җирлегендә һәм республикада белмәгән кеше юктыр. Ул чын мәгънәсендә көчле энергияле шәхес, күпләрнең остазы да.