Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

Әлмәт Мәңгелек ут кабызуның ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә

Корпункт: 

Ярты гасыр элек, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, комсомол хәрәкәте активистларының тырышлыгы нәтиҗәсендә Әлмәттә ут кабызылды, ул халык хәтеренең һәм хәрби данның мәңгелек сакчысына әверелде. Юбилей уңаеннан, балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Сүнмәс ялкынның 50 еллыгы» дип аталган тантана узды. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Андрей Зимин мөрәҗәгать итте. Алар тарихи хәтерне саклауның һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан шәһәр суды музеена бара ала

Корпункт: 

Әлмәт шәһәр судында 2025 елның 28 апреленнән 30 апреленә кадәр һәм 2025 елның 5 маеннан 7 маена кадәр 8:00-10:00, 14:00-16:00 сәгатьләрдә Әлмәт районы суд системасы тарихы музеена керү мөмкинлеге ачылачак, анда теләгән һәркем Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фильм карый алачак. Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары истәлегенә шәһәр суды һәм җәмәгать судьялары коллективы тарафыннан төзелгән стендларны карарга, Бөек Ватан сугышы ветеран судьяларына багышланган экспонатлар белән танышырга мөмкин.

Әтиемә хат

Корпункт: 

Кадерле әтием, Дәминов Мотыйгулла Кәрим улы! Менә 89 яшемдә беренче мәртәбә сиңа хат язам, Сөләй якларыннан күп сәламнәр җибәрәм. Ни хәлләрең бар? Тыныч ятасыңмы? Рәнҗемисеңме безгә? Оныттыгыз димисеңме? Юк, юк, онытмадыыыык... Онытырга хакыбыз юююююк...

Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен «Җиңү диктанты»нда тикшерделәр

Корпункт: 

Әлмәттә бөтен илдәге кебек үк «Җиңү диктанты» халыкара акциясе узды. Акциядә 360 әлмәтле катнашты. Шәһәрнең биш мәйданчыгында — мәгариф учреждениеләрендә һәм мәдәни үзәкләрдә мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, педагоглар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерергә җыелды. 45 минут дәвамында катнашучылар хәрби тарихның төрле аспектларын үз эченә алган 25 сорауга җавап бирделәр.

Әлмәт районы Югары Акташ авылы тирәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе узды

Корпункт: 

100дән артык әлмәтле Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 15 мең имән һәм корычагач утыртты. Бу агач утырту гына түгел, ә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт билгесе дә.

Әлеге язмам шуларның берсе - Мостафин Нуришан Мөхәммәтҗан улы турында

Корпункт: 

Безнең Габдрахман авылыннан да бу аяусыз сугышка 369 кеше китә. Шуларның 157 се сугыш кырында ятып кала. Исән кайтканнарының да алган яралардан һәм авырулардан вакытсыз гомерләре өзелә. Ни кызганыч, сугыш газапларын үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбыз бу дөньядан берәм-берәм китеп бардылар. Унынчы дистәсен ваклаучы җор телле, тапкыр сүзле сугыш ветераны үзенең үткән гомере, ачы фронт язмышы турындагы хатирәләрен минем белән дә уртаклашкан иде. Нуришан абыйның хәтере яхшы, үткән сугыш эзләре күңелендә бүгенгедәй сакланган иде.

АЛАР ТУГАН ИЛ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ, ЧИТ ҖИРЛӘРДӘ БАШЛАРЫН САЛДЫЛАР

Корпункт: 

Сугыш... 1941-1945 нче елларда булып үткән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 80 ел тулуга карамастан,аның тетрәндергеч авыр, кара тойгылары әле бүген дә йөрәкләрдә тирән яра булып тора.Немец фашистларының шул сугышларда безнең халыкка күрсәткән ерткычлыгын бернигә дә тиңләп булмый, ул җан тетрәндергеч авыр, куркыныч эшләр кичә генә булган кебек. Илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен күпме халык үзләренең гомерләрен биргән. Әлмәт районы Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан гына да 630 кеше сугышка чыгып киткән.

Зәйнәп апа шигырьләре

Корпункт: 

Губаева Зәйнәп 1941 нче елда башланган дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлануга сигез дистә ел вакыт үтеп бара. Шулай булуга карамастан, шул елларда халык кичергән михнәтләр әле һаман онытылмый. Тыныч тормышта һәр кеше үз максаты, үз хыяллары белән яши. Яшь укытучы кыз, Губаева Зәйнәп тә, кулына татар теле һәм әдәбияте укытучысы исеме язылган таныклыкны алып, юллама белән Елховой җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Елховой һәм Түбән Абдул авыллары балаларын бер ел укыткач, туган илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә.

"Үлән безне ашатты, яшәтте, исән калдырды..."

Корпункт: 

96 яшьлек Наҗия апа Миннегалиева — Бөек Ватан сугышының тыл герое. 13 яшеннән авырлыклар кичергән, ачлыкка каршы көрәшкән, ләкин өметен югалтмаган. Сугыш башланган көн — Сабантуй көне булганын хәтерли. Әтисен күргән соңгы хатирә — бишектә яткан яңа туган энесенә карап торуы. Ачлык елларында — үлән, кәлҗемә, урман җиләге белән туклану. Җиңү көне — юлда ишеткән сүз: "Сугыш бетте!" "Аллага шөкер, ничек кенә авыр булмасын — түздек, төшенкелеккә бирелмәдек." Бүген Наҗия апа биш онык, сигез оныкчык белән бәхетле гомер кичерә.

Әлмәт районында «Җиңүле май» акциясе кысаларында концерт бригадалары чыгыш ясый

Корпункт: 

Чараның чираттагысы Әлмәт районы Иске Суркино авылында узды. Тамашачылар, шул героик еллар атмосферасына чумып, совет халкының батырлыгына багышланган яраткан җырларын һәм шигырьләрен тыңлыйлар. Концерттан соң авыл халкы иҗади мастер-классларда бик теләп катнаша, анда үз куллары белән Бөек Җиңү рухы белән сугарылган истәлекле сувенирлар ясыйлар.