Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.
Әлмәт картиналар галереясе хәзер полковник Барий Абдулла улы Йосыповның бронза бюсты саклана торган урынга әйләнде. ул БМ-13 реактив артиллериясенең «Катюша» буларак бөтен дөньяга танылган сугышчан машиналарының беренче командирларыннан берсе була.
Бөек Ватан сугышы геройлары хәтеренә багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләр Әлмәт районында яңартылды: ✔ Иске Михайловка ✔ Ерак Ивановка ✔ Бута ✔ Чуаш Сиренькино ✔ Кичүчат ✔ Иске Суркино ✔ Әлмәттәге «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы ✔ Түбән Мактамадагы «Ватанны саклаучылар» һәйкәле Нәрсә эшләнде? ▫ Язулар торгызылды ▫ Буяу эшләре башкарылды ▫ Коймаларны ремонтладылар ▫ Территорияләрне чистарттылар ▫ Яңарттылар Без бабаларыбызның батырлыгын онытмыйбыз!
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика конкурсының финалы узды. Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 28 команда - 87 конкурсант катнашты. Алар шәхси һәм команда зачетларында көч сынаштылар.
Җиңү көне алдыннан "Шатлык"балалар бакчасы коллективы һәм балалары,Миңлебай урта мәктәбенең укытучылары һәм укучылары, хакимият, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы , Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү өчен, Җиңү паркында традицион тантаналы митингка җыелды. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия булды. Вакыт уза, дөньяга яңа буыннар килә. Үткән һәр ел безне Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра.Ләкин канкойгыч сугышлар турында онытырга ярамый.
5 майдан 8 майга кадәр Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә генераль репетицияләр узачак. Быел Җиңү Парадында 1200дән артык кеше катнашачак – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, югары уку йортларында, СУЗ һәм шәһәр мәктәпләрендә укучылар. 9 майда барлык әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Ленин мәйданында көтәләр
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы балалары, юл хәрәкәте иминлеге идарәсе һәм дәүләт автоинспекциясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә - имин юллар» акциясе үткәрделәр. Балалар җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга Георгий тасмалары, белешмәләр тапшырдылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәрттеләр.
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшыру башланды. 450дән артык ветеран ТР рәисе Рөстәм Миңнехановтан, район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдиновадан, депутатлардан һәм оешмалардан котлаулар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Шулай ук ветераннарга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатлары тапшырылачак. Тантаналы тапшырулар җылы атмосферада уза. Администрация, социаль хезмәтләр вәкилләре һәм волонтерлар һәр ветеранның өенә барып, бүләкләр тапшырачаклар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлмәт җирлегендә «Хәтер бакчасы» акциясенә старт бирелде. Акция кысаларында теләге булган һәркем Геройлар истәлегенә агач утырта ала. Әлеге чара гади вакыйга гына түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калу өчен яңа традициянең башлангычы. Узган атнада гына да 100 дән артык кеше 15 мең имән һәм корычагач утыртты.
Совет матбугаты көне-массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, ул СССРда беренче тапкыр 5 майда билгеләп үтелде. Датаны 1912 елда «Правда» газетасының беренче саны чыгу уңаеннан сайлаганнар. Бөек Ватан сугышы елларында Совет матбугаты халык массаларын дошманга каршы көрәшкә туплауда мөһим роль уйный. Совет Армиясенең фашист Германия гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләренә төрле мәгълүмати хәбәрләр, корреспонденцияләр, мәкаләләр багышлаган.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә елдан артык вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан - ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.