- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әфләтунов Гата Дәүләтшә улы 1909 нчы елда Беренчемай районы, Түбән Абдул авылында туган.Бөек Ватан сугышы башланганда аның инде гаиләсе һәм балалары булган.Үзе авылның иң оста механизаторы булып, авылга беренче тракторны алып кайтырга да ул булышкан.Бөек Ватан сугышына барлык авылдашлар белән бергә Чирмешән авылына урнашкан военкомат аша китәләр.Аларны авылдашлары, туганнары Шенталадан поездга утырып киткәнче озата баралар.Әфләтунов Гата Дәүләтшә улына сугышта машинаны да , танкны да йөртергә туры килә.Нинди генә фронтта сугышсада ул батыр йөрәкле, көчле кеше була, күп кенә иптәшләрен сугыш кырыннан алып чыгарга булыша.Әфләтунов Гата Дәүләтшә улы өченче дәрәҗә Дан ордены, Кызыл йолдыз ордены һәм Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры.Туган авылы Түбән Абдулга ул 1945 елның ахырында гына кайтып керә.
Әфләтунов Гата Дәүләтшә улы сугыштан кайтканның икенче көнендә үк сугыштан кайткан киемнәрен дә салып тормыйча,колхозны күтәрү теләге белән “ Путь к коммунизму”колхозынамеханизатор булып эшкә керә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әфләтунов Гата Дәүләтшә улын 1987 елда авыл халкы хөрмәтләп соңгы юлга озата, аны Түбән Абдул авылы зиратында җирлиләр.
Текст авторы: М.М.Газизова