2022 елда Зәй районындагы Федоровка авылы халкы Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Әхмәтвәлиев каберен тапканнан соң, аның гаиләсен эзләү башланды. Кызы Гөлфирә ханым белән очрашу – хисләргә бай, күңелгә тирән эз калдырган вакыйга булды.
Кем ул Галимҗан Әхмәтвәлиев?
Әлмәт районы Нәдер авылыннан.
1940-1948 елларда хәрби хезмәттә була.
"Мәскәү оборонасы", "Кенигсбергны алган өчен" медальләре иясе.
Сугыштан соң Федоровкада яшәгән, колхозда эшләгән.
Язмышлар юлы
Галимҗан аганың кызы Гөлфирә Мәрдамшина Әлмәт районы Тайсуган авылында яши. Очрашу теләге озак еллар тормыш мәшәкатьләре аркасында тормышка ашмый калган. Федоровка халкы һәм "Әлмәт таңнары" газетасы ярдәме белән генә бу очрашу мөмкин була.
"Федоровкалыларга, Валентин Атласовка – безнең рәхмәтебез чиксез!" – ди Гөлфирә ханым.