Кадерле әтием, Дәминов Мотыйгулла Кәрим улы! Менә 89 яшемдә беренче мәртәбә сиңа хат язам, Сөләй якларыннан күп сәламнәр җибәрәм. Ни хәлләрең бар? Тыныч ятасыңмы? Рәнҗемисеңме безгә? Оныттыгыз димисеңме? Юк, юк, онытмадыыыык... Онытырга хакыбыз юююююк...
Туган авылыбыз – Әлмәт районы Миңлебай авылы. Син бик яшьли ятим калгансың, әтием, тормышның ачысын-төчесен татыгансың. Сине Нигъмәтҗан абыйлар үстергән. Абыең Габдулла, сеңлең Бану булган. Шул чор өчен син белемле, укымышлы кеше булгансың. Үсеп җиткәч, армия сафларында хезмәт итеп кайткансың. Синең булдыклы, тырыш кеше икәнеңне күреп, элемтә бүлеге җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Авыл халкына һәрвакыт ярдәм иткәнсең. “Мотыйгулла безгә килгән хатларны да укып бирде, җавап хатлары язарга да ярдәм итте, посылкаларны да үзе җибәрә иде”, -дип сөйли иде авыл халкы синең турында. 1932 елны Рабига исемле укытучы кызга өйләнеп, балалар үстереп, матур гына яши башлагансыз. Сезне сөендереп, 1936 елның гыйнвар аенда мин туганмын. Аннары бер-бер артлы энеләрем Ильдус (1937), Марсель (1939) һәм сеңелем Лира (1940) дөньяга килгәннәр.
Шундый матур башланган тормышны Бөек Ватан сугышы җимерде... Син сугышка киткәндә мин нәни генә кызчык идем. Бары 5 яшь кенә иде әле миңа. Шулай булса да, ул көн хәтергә нык уелып калган. Без сине басу капкасына хәтле озата бардык. Бер тыкрык арасы син мине күтәреп бардың. Мин елыйм. “Ник елыйсың, кызым?” – дип сорадың. “Әни елаганга елыйм”,- дип җавап бирдем мин сиңа күзләремне тутырып карап. Сине атка утыртып алып киттеләр... Без өйгә әйләнеп кайттык. Әни безгә елаганын күрсәтмәскә тырыша, үзенең җаны өзгәләнә. Яп-яшь чагыгыз булган шул. Шуннан соң без сине бүтән күрмәдек...
И көттееееек сине, әтиии! Дүрт балаң “Әти!” - дип әйтергә тилмереп үсте. Ләкин син һәрвакыт безнең белән булдың, әти! Синең белән сөйләштек, кирәк чакта киңәштек, серләштек. Әнигә, Даминова Рәбига Вәлиәхмәт кызына, берсеннән-берсе кечкенәсабыйларын аякка бастырырга җиңел булмагандыр. Гомере буе көтте ул сине. Бер хәбәрең дә булмады бит. Әни башта сине исәндер, кайтыр дип көтте. Кайбер вакыт ачыргаланып: “ Иии...күзен тондырып утларга барып кергәндер индееее“,- дип сүгеп тә ташлый иде үзеңне...
Сугыш бетте. Җиңү килде. Кемнең кулы, кемнең аяк, кемнең башы кайтмады. Син кайтмадың, әти... Көттек...Кайбер яшьтәшләремнең әтиләре кайтты, менә бәхетле иде алар шул чакта. Көнләшеп тә карый идем мин аларга: әтиләре дә сугыштан әйләнеп кайтты, ашарларына да бар, кияргә киемнәре дә... Кайткан солдатларны мактауларга күмделәр, колхозда эш белән тәэмин иттеләр, әзме-күпме ташламалары да бар иде. Ә безгә, әтиләре сугышта үлгәннәргә нишләргә?
Беләсеңме, әти, гомеремә дә онытылмый торган вакыйга исемдә минем. Сугыштан соңгы чорлар ачлыкта, ялангачлыкта үтте. Кибеткә товар кайткан дигән хәбәрне ишеткәч, әни барлы-юклы акчасын тотып, кибеткә йөгерде. Безгә кием-салым алырга булгандыр инде исәбе, берәр ризык алып булмасмы дигәндер... Тик ул буш кайтты, кайткач сәкегә утырып, тыныч кына елады... “Кибеткә кайткан товар ветераннарга икән...”
Тормыш никадәр генә авыр булмасын, әни безне ач-ялангач итмәскә тырышты. Бөтен дөнья мәшәкате әни өстендә иде. Гомер буе сыер асрадык. Тегү машинасы белән тегү текте әни. Авылдашларга да еш кына кием тегеп бирә иде. Кичләрен безнең ялларны да оештыра иде: беребез кычкырып китап укый, башкалар тыңлап тора. Домино, шашка-шахмат кебек уеннар уйный идек. Төрле яклап безнең сәләтләребезне үстергән әни, эш белән тәрбияләгән.
Әниебез гаҗәеп сабыр, бик тырыш, үҗәт кеше булды. 1930 елда Әлмәт районы Миңлебай җиделлык мәктәбенең башлангыч класс укытучысы булып эшли башлый.Әле берсе дә кул арасына кермәгән балаларны карау, хуҗалыкны алып бару, мәктәптә укыту, агитатор эше - бу аның алып барган эшләренең кайберләре генә. Эшләү дәверендә авылда хөрмәтле укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе булды. Беренче сайлауларда ук авыл советы депутаты итеп сайланды һәм озак еллар бу эшне дәвам итте. Әлмәт шәһәр судында халык утырышчысы булып эшләде. Ул чордагы укытучыларга халыкны культура-агарту эшләре белән шөгыльләнү бурычы да куелган иде. Укытучылар халык алдында лекция укыйлар иде, концертлар оештыру, спектакльләр кую да алар өстендә иде. Әле дә хәтеремдә, әби белән икесе үзешчән сәнгать олимпиадасында катнаштылар. Әби курайда уйный, әни матур җырлый иде.
Бер кышны Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”, “Чаткылар” драмаларын укытучылар коллективы белән сәхнәгә куйдылар. Әни “Ташкыннар” драмасында Гөлниса ролен башкарган иде. Тын да алмый карап утырганым, әни белән горурлануым хәзер дә исемдә.
Еллар узды, әни безне барыбызны да укытты, һөнәр сайларга булышты, башлы-күзле итте. Ике улың - нефтьче, ике кызың укытучы булды, әти! Аллага шөкер, әни барыбызның да тормышларын күрде, син генә күрә алмадың...
Әтием, мин үземнең язмышымнан бик канәгать. Беләсеңме, яшь чагымда үземә берничә максат куйган идем.
Беренчесе – укытучы булу. Максатыма ирешеп, гомер буе балаларга белем бирдем. Мин гомерем буе үзем сайлаган укытучы һөнәренә тугры булып калдым. Укучыларымны яраттым, хезмәтемне яратып башкардым. Укучыларым мине олыладылар, әти-әниләр хөрмәт иттеләр. Миңа дистә елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләргә туры килде. 14 ел дәвамында Сөләй урта мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкардым. Хезмәттәшләрем белән эшләү миңа авыр булмады, уртак тел табып, коллегаларым белән килешеп эшләдем. Хезмәтемне танып, бәяләп, миңа “ТАССРның Халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәр бирделәр, укытучыларның IV съездына делегат итеп сайладылар. Шушы мәктәптәге хезмәтләр өстенә, мин бит әле дүрт бала әнисе, үз эшенә нык бирелгән, көнне төнгә ялгап эшли торган ирнең хатыны, бик таләпчән кайнананың килене дә... Хәзер үткәннәргә борылып карыйм да, шаккатам - каян көч тапканбыз да, ничек авырлыкларга бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча, гадел тормыш юлын үткәнбез икән...
Икенче максатым - үзем яраткан кешегә тормышка чыгу һәм аңа гомер буе тугрылыклы булу. Аллага шөкер, тормыш иптәшем Әнвәр белән әйбәт яшәдек. Безнең буын кешеләренә тормышның ачысын-төчесен татырга туры килде. Яшәү бары тик шатлыклардан, уңышлардан гына тормый. Борчулар да, кайгы-хәсрәтләр дә килеп тора. Без барысын бергә күтәрдек.
Өченчесе максатым – дүрт кызымның да үзләренә тиң яр табып, матур гаилә коруларын теләдем. Теләкләрем чынга ашты. Ирләренә тугрылыклы хатын, балаларына кадерле әни, йортта уңган хуҗабикә булып яшиләр.
Мин бик бәхетле, әтием! Быел 89 яшемне тутырдым. Балаларым канаты астында яшим. Өем матур, җылы, табыным мул, балаларым уңышлары, шатлыклары белән гел сөендереп кенә торалар. Адәм баласына бәхетле булу өчен күп кирәкми.
Сине көтә-көтә тормыш тәгәрмәче әйләнә. Көттек, чөнки синнән бер хәбәр дә булмады. Сугышта үлгәннәрне барлап, “Хәтер китабы” чыккач кынабез синең турында мәгълүмат алдык. Минем кадерле әтием, Дәминов Мотыйгулла Кәрим улы 1942 елның 14 февралендә Мәскәү янындагы сугышларда һәлак булган. Калуга өлкәсе Мосальск районы Барсуки авылында туганнар каберлегендә җирләнгән икән...
Менә быел да язлар 80 нче тапкыр җиргә Җиңү бәйрәме алып килә. Бик авыр бәйрәм ул минем өчен. Бәгырьләрне өтеп, сугыш еллары искә төшерә торган бәйрәм. Тамакта төер, күздә яшь минем ул көнне.
Без - сугыш чоры балалары... Безнең буын да инде сирәгәеп бара. Сугыш чоры балалары - шул чор белән хәзерге буынны күренмәс җепләр белән тоташтырып торучы буын ул. Олы кешенең аздан да күңеле була бит аның. Мин хөкүмәт тарафыннан игътибар көтеп яшим. Юк, акча өмет итмим, пенсиям җитә, аллага мең шөкер. Шулай да бердәнбер көнне сугыш чоры балаларының исемлеген җыярлар, безнең турында да китапларuf язарлар дип көтәм, Җиңү көнендә котлау открыткасы белән тәбрикләрләр дип өметләнәм. Хөкүмәттән тәбрикләү килсә, әтидән җавап хаты килгән кебек булыр иде ул минем өчен...
Яшьләргә әйтер сүзем шул: тормышның кадерен белегез, бер-берегезне хөрмәт итеп, бер-берегезне яратып яшәгез. Авырлыкларга бирешмәгез! Әтиләре исән була торып, балаларыгызны ятим итмәгез, әти сүзен әйтергә тилмертмәгез! Дөнья матур!”
Менә шундый хат. Әлмәт районы Сөләй авылында яшәүче сугыш чоры баласы Вәлиәхмәтова –Даминова Лена Мотыйгулла кызының сөйләгәннәрен кызы Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы язып алды һәм сезнең игътибарга тәкъдим итте.
Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының “Адымнар-Әлмәт” полилингваль гимназиясе" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы