- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Совет матбугаты көне-массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, ул СССРда беренче тапкыр 5 майда билгеләп үтелде. Датаны 1912 елда «Правда» газетасының беренче саны чыгу уңаеннан сайлаганнар.
Бөек Ватан сугышы елларында Совет матбугаты халык массаларын дошманга каршы көрәшкә туплауда мөһим роль уйный. Совет Армиясенең фашист Германия гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләренә төрле мәгълүмати хәбәрләр,
корреспонденцияләр, мәкаләләр багышлаган.
Гаскәрләрнең һәм халыкның әхлакый-психологик халәте өчен матбугат сугышның гадел характеры һәм максатлары турында күзаллаулар, Совет Армиясенең хаклыгына һәм көченә ышанулар формалаштырган, СССРның тышкы сәясәтенең мөһим документларын бастырган, оешканлыкка, яхшылыкка өндәгән, азат ителгән илләр халыклары белән дуслык мөнәсәбәтләрен һәм теләктәшлек рухын тәрбияләгән.
Күп кенә газеталар «Бөек Ватан сугышындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән. Меңләгән газета хезмәткәрләренә, сугышчан һәм оператив корреспондентларына бүләкләр бирелгән .( Интернет чыганаклардан)
Төзеде : Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музее