Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Иске Солтангол авылында гомер итүче тыл ветераны Димиева Гөлбүләк Шагишәрип кызы 2015 елның 13 ноябрь көнендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Шулай ук Гөлбүләк Димиеваны зур бәйрәме белән котларга “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе исеменнән баш зоотехник Рафил Галиев һәм Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рамил Әмиров килгәннәр иде.
Кәзкәй авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хисматуллин Гайсә Хисматулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады.
Чалманарат авылында укытучы булып эшләп пенсиягә чыккан, тыл ветераны Гафурова Назһүнә Ислам кызына 8 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Аны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.
2015 елның 28 октябреннән 12 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре уза. Моңа бәйле рәвештә зур мәдәни программа планнаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Мәскәү көннәре кысаларында республикабызда яшәүче “Мәскәүне саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек бүләкләре тапшыру каралган.
30 октябрь көнне илнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар уздырыла. Актаныш районы да читтә калмады, истәлекле дата уңаеннан чаралар узды.
Тыл ветераны Низамова Миңненәкыя Сәхәбетдин кызына 90 яшь тулды. Аны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.
16 октябрь көнне Уразай авылы мәдәният йортында Актаныш музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһертдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган "Хезмәте барның - хөрмәте бар" дип исемләнгән искә алу кичәсе һәм күчмә күргәзмә оештырылды.
2 октябрь көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан, районда авыл хуҗалыгын ныгытуга зур өлешен керткән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дэрэҗэ Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт кызыл байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһретдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узды.
Гасырларны гасырларга ялгап, сугыш миһнәтен, югалтулар ачысын кичергән кешеләр, кызганыч, бүгенге көндә бармак белән санарлык. Чал тарих шаһиты, сугвш ветераны Садри Сәхбиев – шуларның берсе. Аны сугыш ветераннары символы дип тә атарга була. Хәер, мәңгелек ут янында гимнастеркадан басып торган Садри бабайның сурәтен район үзәгендәге күргәзмә такталарында күрмәгән кеше юктыр. Төсе уңып, үзе белән бергә картайган булса да саклый гимнастеркасын, нинди генә авыр истәлекләрне үзенә сеңдермәсен, бик кадерле ул аңа...