1925 елның 1 октяберендә Җылан авылында туа. 1943 елның октяберендә 18 яшендә сугышка алына. III Белоруссия фронтында 248 нче укчы була.1945 елның 7 маеннан 10 сентяберенә кадәр полк мәктәбендә укый. Сугыштан соң Бобруйскийда, Архангельскида хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе-сержант. Җиңү таңын Көнчыгыш Пруссиянең Гумбиннен шәһәрендә каршылый, авылга 1950 елның маенда кайта. "1941-1945 елларгдагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе-сержант. 1950 елда МТСта, аннан "кызыл Сөн" хуҗалыгында шофёр булып эшли. 1985 елны лаеклы ялга чыга. "Хезмәт ветераны" медаленэ лаек була. 1950 елны Сәвия исемле кызга ойләнә, 3 ул үстерәләр.