Сабиров Асылгэрэй үз күзләре белән сугышны кургән,тик хәзерге вакытта ул безнең арада юк инде. Сабиров Асылгәрәй 1922 елның 1 июлендә Актаныш районы Бишкүмәч авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елның 12 мартында Ватан сугышына алына.Ул Ерак Көнчыгышта хәрби өйрәнүләрдә була. 1943 елның 17декабрендә Калинин өлкәсендә,аннан Великие Луки, Невель Асташка юнәлешендә сугышка керәләр.1944 елда Асташка тирәсендә аягы яралана,сугыш кырыннан аны этләр алып чыга.4 ай госпитальдә ята.Cоңыннан аны хезмәт батольонына билгелиләр.1946 елның 26 февралендә туган авылына кайта. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Источник: https://www.instagram.com/p/B_0c2IpAJw5/