Хадимулла Зәйнуллин 1922 елның 20 нче сентябрендә Актаныш районының Меңнәр авылында туган. 1941 елның октябрендә 19 яшендә сугышка алына. Сталинградта сугыша. Гаскәр белән чолганышта калып, кулга эләгә. Канцлагерьларда бик күп михнәтләр күрергә туры килә аңа.
Җиңүне Ростов өлкәсе Шахта шәһәрендә каршылый. 1947 елда авылына кайта. Бөек Ватан сугышы ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач, 1948 елдан 1982 елгача - лаеклы ялга чыкканчы, колхозда - терлекчелектә эшли. хезмәттәге уңышлары өчен "Атказанган колхозчы" исеменә лаек була. Тормыш иптәше Кифая белән 7 бала үстерәләр. Иптәшенең вафатыннан сон, бүгенге көнгәчә Актаныш авылында улы һәм килене тәрбиясендә яши.