Харисов Миргалим Харис улы
1921 елның 25 маенда Актаныш районы Такталачык авылында туа.
21 яшендә сугышка алына. Сталинградта, Владивостокта сугыша. Бөек Җиңүне Мәскәү шәһәрендә каршылый. 1945 елда туган ягына кайта. Сержант Миргалим Батырлык өчен – ике Дан ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач Мәсәде авылында эшли. 1981 елда лаекла ялга чыга. Хезмәттәге уңышлары өчен Ленин грамотасы белән бүләкләнә. 1947 елда Наҗия Гатаулла кызына өйләнә. 10 бала тәрбияләп үстерәләр.