- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Чиялек авылында 1925 елның 10 сентябрендә дөньяга килэ, шунда яши. 1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына, Ерак Көнчыгышта 9 ай чик саклагач, I Белоруссия фронтына җибәрелә. 77 нче укчы була, 1944 елның февралендә каты яралана. Ржев, Великие Лукины азат итүдә катнаша. Апрельдә запаска озатыла, Саратовта эчке эшлэр частендә сакчы блып хезмәт итә. III группа инвалиды. Җиңү хәбәрен шунда ишетә. 1946 елның 6 августында авылга кайта. 1948 елда МТСка тракторчы булып урнаша, 1985 елга кадәр җир эшкәртә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" , аннан юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗсе- рядовой. 1985 елның 24 сентября лаеклы ялга чыга. 1954 елны ТАССР Югары Советының Мактау кәгазенә лаек була. В.И.Ленинның 100 еллык юбилей "Хезмәт ветераны" медальләре, "Социалистик ярышта җиңүче", "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгелэре, Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә. 1950 елны Факия исемле Тәкмәк кызына өйләнә, 3 бала үстерәләр, 2се вафат була.