Магданов Назим Хөррәм улы 1925 елда Тынламас авылында туган. Илебез азатлыгы өчен каты сугышлар барган 1943 елда 9 сыйныф укучысы Назимга чакыру тоттыралар. Ул Карелия hәм lll Украина фронтларында сугыша. Яралана, госпитал_дә дэваланып чыккач кабат lll Украина фронтына кайта hәм азатлык өчен көрәшучелэрнең алгы сызыгына баса. Җиңү тантанасын ул Австрия җирендә каршылый. Кызыл йолдыз, lll дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнгән яугир 1948 елда туган авылына кайта hәм эшкә керешә. Кушылганны төгәл җиренә җиткереп эшләгәнен искә алып, аны берьеллык Саба авыл хужалыгы мәктәбенә укырга җибәрәләр. Кайткач хужалыкта баш хисапчы булып эшли. Белемне тагын да күтәрергә кирәклегенә төшенеп, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач башта "Яна тормыш" колхозын да агроном, КПСС райкомында инструктор, "Изаиль" колхозын да баш хисапчы hәм рәис, Ленин исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып эшли. 1975 елда баш икьтисадчы итеп билгеләнә. Бу елларда хуҗалык икьтисади яктан шактый ныгый, авыл кешеләренең тормыш-көнкүреш шартлары тагын да яхшыра. Магданов профсоюз оешмасының социаль-тәкмин итү комиссиясе рәисе вазифасын да намуслы башкара. Атказанган колхозчының күкрәгенә тырыш хезмәттә алган медальләре дэ өстәлә. Ул күп еллар авыл Советы депутаты да була. Хатыны белән бергә 7 бала устерәләр.