Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаныш авылында гомер итүче Тыл ветераны Нургалиева Гөлҗәннәт Гафур кызына бүген, 20 июльдә 90 яшь тулды. Ул сугыш чорында, аннан соңгы елларда да тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый. Бүгенге көндә Гөлҗәннәт Гафур кызы 6 баласы өчен яраткан әни, 14 онык һәм 15 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни булып, кадер-хөрмәттә яши.
22 июнь көне җиткән саен Сискәндереп хәтер яңара. «Сугыш » дигән дәһшәт сүзе белән Алып китә үткән елларга. (Зәкия Гарифуллина) 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. ... Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды. Сугыш бетүгә 70 ел вакыт үтсә дә, аның эзләре җир куенында да, хәтер төпкелләребездә дә җуелмаган.
Актаныш Туган як музеенда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы тулу уңаеннан, Тыңламас авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны - Хәсән Талиповка һәм аның тормыш иптәше Фәвәзә апага багышланган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" исемле видеофильм күрсәтелде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Белоруссиядән кайткан зур кунак - Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевның (Николай Орлов) кызы – Любовь Орлова Актаныш Туган як музеенда булды. Ул әти-әнисе турындагы хәтирәләре белән уртаклашты һәм кадерләп саклаган истәлекләрен музей фондына тапшырды.
Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан! Бәйрәм чарасында районыбыз кунаклары - ТР Премьер-Министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры, Энгел Фәттәхов, Татарстан Республикасы буенча инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов катнаштылар. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады:
Актаныш Туган як музеенда сугыш һәм хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раянов Хәмит Раян улына багышланган кичә узды.
8 май көнне Актаныш районы Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы булды.
Актаныш районының Югары Яркәй авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачылды.
7 май көнне Актаныш районында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачу тантанасы булды.
Актаныш Туган як музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитовның сугышчан батырлыгына багышланган "Авыр көрәш, бөек еллар өчен кирәк булган минем тууым" исемле кичә узды.