1915 елның 30 июнендә Апач авылында туган. Хәзерге вакытта да шунда гомер кичерә.
Илгә дошман бәреп кергәч, үзе теләп фронтка китә. Мәскәү астында сугыша. Ләкин бик каты яралана. Озак кына вакыт госпитальдә дәвалана. 1943 елда II төркем инвалид булып туган ягына кайта.
Сержант, кече командир булгач Фәүзетдин Нуретдинов сугыш кырының алгы сызыгында, дошманга каршы кыю рәвештә ут ача. Сизгерлек, уяулык һәм тәвәккәллек күрсәтә. Сугышчан хәрәкәтләре өчен l дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләре дә шактый.
Сугышта алган җәрәхәтләре гел комаучаулап, үзен сиздреп торса да, Ф.Н.Нуретдинвов туган авылына җитәкче урыннарда эшли. 1943-1948 елларда хуҗалыкны җитәкли. Бригадир, ферма мөдире, хуҗалык мөдире, кладовой мөдире була.
Хатыны Гөлҗиян Газиз кызы белән гаилә корып, 6 бала тәрбияләп үстерәләр.