Талипов Хәсән Талип улы — II дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе , 1924 елның 12 маенда Актаныш районының Тыңламас авылында туган. 5 балалы гаиләдә үсә ул. Тормыш ачысын яшьли үз җилкәсендә татый. 7 сыйныфны тәмамлагач, Ростов өлкәсенең Новочеркасск янында урнашкан хәрби заводка эшкә китә. Тынычлап кына хезмәт итә башлагач, илгә афәт килә, сугыш башлана. Заводтагы эшчеләрне эвакуациялиләр. Хәсән абый авылга кайтып китә. Җиде ай үтүгә, аңа армияга чакыру килә. 1942 елның августында дошманга каршы көрәшү өчен яу кырына озатыла. Төньяк флотта диңгез пехотасында, Мурманск өлкәсендә, Баренц диңгезендә хезмәт итә. Икенче линиядә оборона пулеметчысы булып тора. Һөҗүмгә баручыларны саклыйлар. Җиңү көнен Төньяк флотта каршылый. Тик туган ягына тиз генә кайтып китә алмый, 1950 нче елга кадәр флотта яшерен частьта элемтәче булып хезмәт итә. Норвегиядән Ак диңгезгә тикле гел су өстендә йөри. Аларны диңгезнең “күзе”,”колагы” дип тә йөртәләр. Сугыштагы батырлыкларын хөкүмәт бик зурлый: аның күпсанлы юбилей, Георгий Жуков, «300 лет Российскому Флоту» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бар. 8 ел хезмәт итеп, 1950 нче елда гына туган авылына кайтырга насыйп була аңа. Аның тыныч тормыштагы эшчәнлеге механизаторлык белән бәйле. Чаллыда механизаторлар мәктәбен бетерә. Кайткач,өлкән комбайнчы итеп билгелиләр. Комбайн штурвалы артында, 20 елдан артык кырларны иңли. Алдынгы урыннарны яулый, рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Белгәннәрен яшьләр белән уртаклаша. Яңа комбайннар алып кайтырга да гел аны йөртәләр. Бөгелмә ,Башкортстан якларыннан 10 комбайн куып алып кайта ул. Яңа комбайннарны гел үзенә бирәләр, чөнки аның көенә төшкәнче, шактый тырышырга туры килә. Комбайнчы булып эшләүдән туктагач, культуралы көтүлекләргә су сиптерүче булып эшли. Кеше йокыдан торганчы ул инде су сиптереп,эшен бетереп куйган. 1984 нче елны лаеклы ялга чыга. Аның өч баласы: ике кызы,бер улы бар.