1917 елның 28 сентябрендә хәзерге Мөслим районы Исәнсеф авылында туа, хәзер Иске Байсарда яши. III группа инвалид. 1942 елның апрелендә 18 яшь ярымда сугышка алына. Укчы, 1943 елның февралендә бүлекче командиры була. Контузия ала. Белоруссияне азат итүдә катнаша. Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый. Авыру аркасында 1945 елның 23 июлендә запаска озатыла. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Германияне җиңгән өчен", юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе- сержант. 1945-1948 елларада Күҗәкәдә, Исәнсефтә, Иске Байсарда мәктәптә хәрби хәзерлектән уыта. 1949 елда урта мәктәптә хуҗалык мөдире була. 1978 елда лаеклы ялга чыга. Күҗәкә кызы Нәзирә белән 1945 елның февралендә өйләнешә. 4кыз һәм 1 ул үстерәләр. Олы кызлары Тутыя Башкортстанның Кырмыскалы районы санитария-эпидемиология күзәтү үзәге баш табибәсе булып эшләде.