Акыллылар: “Тыйнаклылыкның да чамасы булырга тиеш”, - дип әйткәннәр. Кирәгеннән артык тыйнаклануның кирәге юк, дигән мәгънә бирелгән бу сүзләрдә.
Хәлбүки, кешеләрнең холык- фигыльләре бер төсле түгел шул: берәүләр чебеннән фил ясыйлар, икенчеләр филне дә чебен чаклы итеп күрсәтергә яратмыйлар.. Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәмит ага Мәүлитовны мин шундыйларның икенче төркеменә кертер идем.
Хәмит аганың күкрәген дүрт сугышчан орден, дистәләрчә медальләр бизи. Әмма аның бервакытта да шушы бүләк тулы күкрәген кагып, мактану ниятенә кергәнен күрмәссең. “Яу беткәч,батырлар күбәя”,- диләр, тоташтан алай түгел икән.. Бар алар, тыйнаклар.
Хәмит ишле гаиләдә соңгы алтынчы бала булып дөньяга килә. Аның атасы Сәләхетдин тумышы белән Илчебай авылыныкы. Егерме биш ел гомерен патша армиясендә хезмәт итүгә багышлый. Аннан котылгач, хәзерге Башкортстан якларына кайтып, бер алпавыт утарын сатып ала һәм шунда төпләнергә уйлый. Ләкин туган як үзенә тарта.. Уртак тормыш корып җибәрү өчен Ирмәш авылын кулай күрә һәм шушында йорт сала.
1921 елда, чирдән вафат булганчы, Сәлахетдин Такталачык волостенда староста булып эшли. Атасы үлгәндә Хәмит ике айлык булып кала.
Исәя төшкәч, ике кече малай- Наҗар белән Хәмит- уку хәстәренә керәләр. Авылда мәктәп булмый, алар Актанышбашка йөреп укыйлар. Икесе бер сыйныфка. Анда башлангыч белем алгач, Актаныш урта мәктәбенгә киләләр. Ул чакта укыган өчен түләргә кирәк була. Авыл кешеләренең кулына акча бик эләкмәгәнлектән, бер гаиләдән ике баланы укыту авырлаша.Җиденче сыйныфта ярты ел укыгач, Хәмит мәктәпне ташлый. Моның өчен икенче сәбәбе дә килеп чыга. Ураза тота Хәмит. Мәктәптә моны сизепме, гауга куптаралар. Янәсе, совет мәктәбендә белем алган бала дин сөременә уралырга тиеш түгел.
Мәктәптән китә Хәмит һәм Ирмәш авылы өстенә урнашкан “санаторий”га ат караучы булып керә. Бераздан колхозга кайтып эшли башлый.
Сигезенчене тәмамлагач, Наҗар абыйсы да мәктәптән китә, эшкә урнаша. Хәмит киресенчә, укуга урнашу җаен карый башлый. Көз көне килә дә абыйсы урынына тугызынчы сыйныфка кереп утыра. Янәшәдә ят малай күреп, сабакташлар сүзләнергә керешәләр, хәбәрне директорга җиткерәләр.
-Директор янына кердем, - ди Хәмит ага, җитмеш биш ел элек булган шушы вакыйганы искә алып.-Миңа әйтә: “Синең белем тугызынчыда укырга җитми. Давай, җиденчегә кереп утыр”,-ди. “Юк, мин тугызда укыйм”,- дип каршы киләм...
Тарткалаша торгач, директор рөхсәт итте. “Әгәр укый алмасаң, кире күчерәбез”,- дип кисәтте... Укып киттем. Күчәргә туры килмәде. Алдынгылар рәтендә укыдым...
1941ел. Унынчы сыйныфларның чыгарылыш имтиханнары башланыр көннәр.Берничә укучыны ВЛКСМ райкомына чакыралар. Алар арасында Хәмит Мәүлитов та бар. Хәрби училищега китәргә өндиләр.
-Имтихан тапшырасы бар бит,- диләр егетләр.
-Тапшырмыйсыз. Уртача билге чыгарылып, сезгә аттестат хәзер үк биреләчәк,- диләр.
Ризалашалар егетләр. 23 майда биш егет Оренбург училищесына керү өчен сәфәр чыгалар. Ләкин алар килеп җиткәнче кабул итү туктатылган була. Егетләргә шушы ук шәһәрдәге кавалерия училищесына керергә тәкъдим итәләр. Өчесе шунда укып кала. Рәхим Гобәйдуллин белән Хәмит Мәүлитовны, буйлары җитмәү сәбәпле, укырга кабул итмиләр. Алар кайтып китәләр.
Сугыш башланып дүрт көн үтүгә, Хәмитне, районнан алтмышка якын егет белән, Бондюгка комиссия узарга җибәрәләр. Анда һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә яраклы егетләрне сайлыйлар икән. Яраганнарны Казанга озаталар. Безнең районнан китүчеләр арасыннан егермедән артыгы гына десантчы булырга яраклы табыла. Республика буенча җиде йөзгә якын кеше туплангач, аларны, товар вагоннарына утыртып, Саратов якларына озаталар. Идел буе немецлары яшәгәнҗиргә төшерәләр. Алар әле генә сөрелгән булалар.
-Без килеп кергәндә өйләр шул килеш. Бер нәрсә кузгатылмаган. Ихаталрда тәртип.Халыкны шул чаклы ашыгыч куганнар, хәттакайберәүләр пешергән ризыкларын да ашарга өлгермәгәннәр.Авыл тулы мал-туар, кош-корт иде,- дип искә төшерә Хәмит ага.
Солдатларны киендермиләр дә, корал да бирмиләр. Һәрбер солдаткакорык әзерләтәләр. Шуны тотып постта торалар, шуны күтәреп патрульлек итәләр. Көз ахырларында, Себердән бер эшелон солдат килгәч, шулар белән бергә аларны Мәскәү тирәсенә алып китәләр. Биредә киендерәләр, коралландыралар, ашыгыч рәвештә өйрәтүләр башлана. Парашюттан сикертәләр егетләрне.. Дошман тылына төшәргә әзерлиләр.
-Бездән алда алты йөз солдаттан торган группаны ташлаганнар иде, гел кырып бетергәннәр аларны. Алты-җиде кеше генә кире кайта алды. Операцияне дошман алдан белгән, безнең яктан кемдер сер саткан, дип сөйләнделәр,- ди Хәмит ага, бу фаҗигане искә төшереп. Шуннан соң аларны сикертмиләр, десантчылардан торган пехота гаскәрләренә әйләндерәләр. Корабльгә төяп диңгезгә дә алып керәләр. Кабат алып чыгалар, аннары җәяү алып китәләр. Озын юллар үтеп, Сталинград тирәсенә килеп җитәләр һәм оборонагакүчәләр.
1942 елның салкын көзе.Сугышның язмышын хәл итүче тиңдәшсез бәрелешләр башланыр көннәр алды.Һөҗүмгә күчәргә приказ бирелә. Немец ларның беренче оборона линиясен җиңел алалар. Көтелмәгән удардан каушап калган фашистлар чигенү ягын карыйлар. Ләкин икенче оборона линиясе көчле булып чыга. Ул ут ачкач безнекеләргә чыдар чама калмый. Чигенә башлыйлар. Дала дары төтененә күмелә. Шушы каты бәрелештә Хәмит яралана. Аны, сугыш кырыннан алып чыгып, медицина хезмәте күрсәтү өчен көйләнгән сарайга урнаштыралар, ярасын бәйлиләр. Биредә аннан башка да яраланганегермеләп солдат була. Аларны озакламый госпитальгә алып китәргә тиешләр.
Өлгермиләр. Кемдер җан ачуы белән:
- Немецлар!- дип сөрән сала.
Яралыларның күбесе урыныннан күтәрелә алмый. Минем бер аяк исән бит әле. Күрәләтә үлеп булмый. Сикерә-аксый тышка чыгам. Немецлар якынлашып беткәннәр. Бәхеткә каршы, бричкага җигелгән пар ат тора. Мин,аяк сызлавын онытып,шунда ташланам. Каяндыр тагын бер солдат йөгереп килде. “Әйдә, ку, атларны”,- дим тегеңә. Китек. Күпме барганбыздыр,нәкъ атлар каршына снаряд төшеп ярылды. Атларның икесе ике якка очты, бричка һавага күтәрелде... Башкасын хәтерләмим,- дип искә ала Хәмит ага бу вакыйганы.
Снаряд чокырына очып килеп төшә ул. Колагына ниндидер тавышлар керүдән аңына килә. Тыңлый. Немецлар түгел, урысча сөйләшәләр. Заданиега барган чаклары. Кайтышлый Хәмит аганы алып чыгып, кыр санитария батальонына тапшыралар.Хәмит ага чокырда өч тәүлек һушсыз яткан була.
Аннары Әстерхан гспитале, операция. Артык хәвефле түгел күренгән яра катлаулы булып чыга. Хәмит ага госпитальдә тугыз ай ята. Ахыргача төзәлеп бетмәгән килеш сугышка чыга.
Хәмит Мәүлитовка хәрби училищега керү өчен тәкъдим ясыйлар. Ләкин аның хәрби кеше булып каласы килми. “Озакламый сугыш тәмамланыр, ул бетү белән туган җиргә кайтырга кирәк”.- дигән өметтә яши. Әлбәттә, исән калганда инде... Ләкин сугышның соңы күренгәнче тагын ике ел афәтле көннәр кичерәсе булган әле.
Ахыргы исәптә, Мәүлитов Гурьев шәһәрендәге коры җир гаскәрләре училищесына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлап чыга. Аңа взвод тапшыралар. Взводның баштагы бурычы дивизия штабын саклаудан гыйбарәт булса, соңрак разведка взводына әйләнә. Взвод сугышчылары алмашлап, төркем-төркем булып, дошман тылына разведка ясыйлар. Һәр төркемгә взвод командиры, лейтенант Мәүлитов үзе җитәкчелек итә.
Дошман тылына ничә тапкыр үтеп кергәннәрдеринде алар- берсендә дә заданиене үтәми кайтмыйлар һәм бергенә солдатны да югалтмыйлар. Заданиедан кайткан саен полк командиры Хәмит аганың җилкәсеннән кагып: “Сине бүләккә тәкъдим иттем”,- дип каршылый торган була. Хәмит ага ул чакта бүләк турында уйламый, командиры сүзләрен тирәнгә алмый. Күкрәгенә бер медаль тагылмаган килеш, сугыш ахырына кадәр дошман тылына йөрүен дәвам итә.
Чехославакия җире. Сугышның соңгы көннәре. 8 майда, разведкага барган җирендә Хәмит ага яралана.Аны госпитальгә салалар. Терелеп чыгып, үз частена кайта. Аны җылы каршылыйлар. Лейтенант Мәүлитов исеменә килгән бүләкләр полк штабында сакланалар икән. Аларны, тантаналы шартларда Хәмит агага тапшырылар. Күкрәгенә берьюлы Кызыл Йолдыз һәм ике Ватан сугышы ордены, дистәләрчә медаль тагалар...
Хәмит Мәүлитов 1946 елның июнендә генә туган якларына кайтып төшә. Башта авылда төрле хезмәтләр үтәп йөри, бераздан аны район хәрби комиссариатына эшкә чакырылар. 1959 елда КПСС райкомының учет секторы мөдире итеп раслана һәм шушы хезмәткә 28 ел гомерен багышлый.
Тормыш берәүгә дә җиңел түгел. Күп көннәре моң-зарлардан тора. Тик шулай да Хәмит ага Мәүлитовны бәхетлеләрнең берсе , дияр идем. Ул канкойгыч сугыш галәмәтләреннән исән- имин котылды. Бәхет түгелмени бу? Бәхет, әлбәттә. Гомер юлын күңеле тарткан хезмәттә үткәрде. Бәхет түгелмени? Бәхет, билгеле. Хатыны Хәнифә ханым белән өч бала тәрбияләп үстерделәр, өчесенә дә югары белем бирделәр, башлы- күзле иттеләр. Монысы да олы бәхет.