Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул.
Җәүдәт Шәемов 1926 елның августында Яңа Богады авылында туа, җидееллык мәктәпне сугыш башланган 1941 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 1942 нче елның башында Шәемовларның да әтиләрен сугышка озаталар.
Гаиләдә алты бала әниләре белән торып кала. Ә 1943 елда сугышка китү чираты Җәүдәткә дә килеп җитә. 7 ноябрьдә аны Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. 17 яшьлек егет 35 укчы дивизиянең 312 нче укчы полкында хәрби күнегүләр узгач, Уссури елгасын кичеп, II Ерак Көнчыгыш фронтында пулеметчы булып япон самурайларына каршы сугышка керә.
"Маньчжуриядә чираттагы сопканы штурмлаганда дошман пулеметчылары өзлексез атты, аны кулга төшерү өчен 15 сәгать сугыш барды. Зур югалтулар аша сопканы алдык. Сопка башында чылбырлап бәйләнгән 80-90 хатын-кызны күреп шаккаттык. Кулларында автоматлар, пулеметлар. Берсе дә исән килеш бирелмәде. Сугышып һәлак булдылар. Безнекеләр аларның милләтен дә, кемлеген дә ачыклый алмады",- дип искә ала бу хакта ветеран.
Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә авыл егетенә. Бөек Җиңү көнен Харбинда каршылый. Сугышта батырлыклар күрсәткән өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.