16 октябрь көнне Уразай авылы мәдәният йортында Актаныш музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһертдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган "Хезмәте барның - хөрмәте бар" дип исемләнгән искә алу кичәсе һәм күчмә күргәзмә оештырылды.
Кичәдә Инсаф Камалетдинов җитәкчелек иткән хуҗалыкта 2005 елдан фидакарь хезмәт куючы хәзерге “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе - Рәшит Асрар улы Харисов; Актанышның үзендә туып үсеп, бар гомерен, эшчәнлеген шунда үткәргән, аны үстерүгә тиңдәшсез өлешен керткән ил агасы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, Татарстанның атказанган агрономы – Флүн Заһит улы Галиуллин; Актаныш районынын почетлы гражданы, легендар шәхес, бик күп орденнар һәм медальләр иясе Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтов; Уразай авыл җирлеге башлыгы – Айрат Хаҗиев; Инсаф абый гаиләсе белән аралашып яшәгән, гомерен шул җирлектәге балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган пенсионер укытучы - Әнисә Исламова; Инсаф Заһретдин улының балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары, чордашлары катнашып, Инсаф Камалетдинов турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар.