30 октябрь көнне илнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар уздырыла. Актаныш районы да читтә калмады, истәлекле дата уңаеннан чаралар узды.
Бүгенге көнгә Актаныш муниципаль районы буенча нибары 24 репрессия корбаны калган. Әле узган ел гына аларның саны 29 иде. Репрессия корбаннары истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салганда: “Алай бик тиз кимемәсәк, тыныч көннәрнең кадерен белеп озаграк яшәсәк иде”, -диеште күпне күргән, күпне кичергән бу өлкәннәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ландыш Шамсунова:
- 30 октябрь – Репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлбәттә бүген күңелләребездә тирән яраларыбыз да калкып чыгар, борчу-кайгыларыбыз да хәтерләрдә яңарыр, ләкин шунсыз булмый. Репрессия корбаннары – ул илебез тарихында ак тап булып тора. Ул елларның ачысын-төчесен үз җилкәләрегездә татырга туры килгән сезгә, хөрмәтле өлкәннәребез. Ул кайгы-хәсрәтле еллар һәр гаиләгә кагылган. Ул еллар газабы санап бетергесез...
Мәрһүм булганнарның авыр туфраклары җиңел булсын. Сез, Аллага шөкер, исән-сау. Шулай сәламәт булып, башка андый кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәргә язсын. Һәрберегезгә имин, матур картлык телим!
Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген районның “Игелек үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү белән дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ландыш Шамсунова, район ветераннар Советы җитәкчесе, Актаныш үзәк хастаханәсе, Пенсия идарәсеннән килгән вәкилләр өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр, яңалыклар белән таныштырдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт һәр репрессия корбаны булган өлкәнгә рәхмәт буларак яңгырады. Чара матур чәй табыны артында дәвам итте.