1924 елның 10 июлендә Яңа Балтач авылында туа. Сугышка 1942 елның 28 августында китә. 36 нчы, 384 нче укчы полклары, 148 нче укчылар бригадасы составында сугыша. Бүлекчә командиры була. Җиңү көнен Чкалов шәһәрендә госпитальдә каршылый. Туган якка 1945 елның 10 декабрендә кайта. Өлкән сержант. Майор.
"Сугышчан хезмәтләре өчен", "Германияне җиңгән өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач район авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән юрисконсульт, эчке эшләр бүлегендә, 746 нчы ПМК да эшли. Хезмәт ветераны.
Данлы хезмәте өчен медале белән бүләкләнә.