Альметьевский

Альметьевский муниципальный район Республики Татарстан

Альметьевский район (тат. Әлмә́т районы́) — муниципальный район на юго-востоке Республики Татарстан. Райцентр — город Альметьевск.

Герой – шагыйрь Муса Җәләлнен иҗаты мәктәп тормышында

Корпункт: 

Муса Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күзалдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, улчын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

Узган еллар - Тере хәтер…

Корпункт: 

Ел саен 27 гыйнварда Россиядә Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан патриотизм, үзилең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү, укучыларда тарихи үткәнне аңлау, Ленинград блокадасы чорында үз халкыңның ныклыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан Әлмәт шәһәренең 13 нче урта мәктәбендә сыйныф сәгатьләре һәм тематик чаралар үткәрелде. Актлар залында 1-9 сыйныф укучылары өчен «Блокадалы икмәк» дигән презентация һәм әдәби композиция белән бердәм дәрес булды.

Җыр да сугышты.

Корпункт: 

Су­гыш вакытында солдатлар йөрәге аша нинди генә җырлар узмаган. Нинди җырларны җырлый-җырлый утка кергән татар солдатлары, ниндиләрне җырлап юанганнар сугыш афәте беразгагына тынып торганчакларда окоп, землянкаларда. Миңа калса, халык хәтерендә булган җырларны җырлаганнар алар. Алар совет чоры солдатларына сугышчан дәрт, рух өстәгәннәр.

Тыл ветераннарын онытмыйбыз

Корпункт: 

2022 елның 23 феврале көнне Югары Мактама авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераны Шәрәфетдинов Хатыйп Госман улын туган көне, 94 яшь тулуы белән тәбрикләделәр. Авыр сугыш елларында Хатыйп Госман улы туган халкына, милләттәшләрен саклауда зур хезмәтен куя. Яу кырындагы авылдашларына ярдәм йөзеннән, фронтка кирәк-яраклар туплауда төп көч була. Бүгенге көндә дә Хатыйп ага үз аңында, дөрес фикерли, оныкларына хөрмәтле бабай да. Мәдәният хезмәткәрләре Хатыйп Госман улына музыкаль котлау белән беррәттән, истәлекле бүләктә тапшырдылар.

Тыл ветераннарын онытмыйк....

Корпункт: 

2022 елның 23 февралендә Елховой авылының иң өлкән кешеләренең берсе, тыл ветераны Шәрәфетдинов Әгъләметдин Имаметдин улы үзенең 93 яшьлеген билгеләп үтте. Әгъләметдин Имаметдин улына, мондый матур, истәлекле бәйрәмне билгеләп үтүдә, билгеле инде Елховой авылы мәдәният хезмәткәләренең өлеше бик зур. Мәдәният йортында оештырылган “Яшь рәссам” түгәрәгенә йөрүче балалар иҗат иткән зур открытка белән авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Алмаз Әнәс улы әзерләгән истәлекле бүләкне тыл ветеранына тапшырдылар.

Тыл хезмәткәрләренә игътибар һәм ихтирам ....

Корпункт: 

2022 елның 10 феврале Әлмәт муниципаль районы Тәйсуган авылында яшәүче тыл ветераны Шайхетдинова Майкәүсәр Раян кызына 100 яшь тулды. Тәйсуган авыл җирлеге башлыгы Мустафин Марсель Фәхретдин улы, районыбызның ветераннар һәм пенсионерлар Советы әгъзаләре белән берлектә авылның мәдәният хезмәткәрләре Майкәүсәр ханыма матур бәйрәм котлауы оештырдылар. Бик матур җырлар белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Тыл ветераны буларак авыр сугыш елларында башкарган хезмәтләрен күз яшьләре белән искә ала.

Муса Җәлил туган көнгә багышланган туры эфир

Корпункт: 

11.02.2022ел балалар китапһәнәсенең 8нче номерлы Рафаиль Тухватуллин исемендәге филиалы баш хезмәткәре Имамова Зилира Нәфис кызы катнашуында онлайн эфир узды. Һәр елның 15 февралендә - Муса Җәлил туган көндә - илдә бөтен дөньяда диярлек аның исемен тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр... Галәмдәге кече бер планета, Антрактидадагы иң биек таурның берсе, бер шәһәр, урамнар һәм мәктәпләр аның исеме белән аталган Җәлил шигырьләре илледән артык чит ил телләренә тәрҗемә ителгән. Миллионлаган укучылар аның әсәрләрен үз итеп, сокланып укый.

Җәлил даны мәңгелек

Корпункт: 

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулды. Китапханәдә “Җәлил даны мәңгелек” исеме астында Җәлил укулары үткәрелде. Китап укучылар шагыйрьнең кыскача биографиясе белән таныштылар,шигырьләрен укыдылар. Китаханәче Талибуллина Гөлфирә Рәфисовна Урсалабашская сельская библиотека фил. 51

"Муса Җәлил- герой шагыйрь"

Корпункт: 

15 февраль көнне Яңа Нәдер авылы китапханәсендә "Муса Җәлил- герой шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чарага " Гөлчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булып керделәр. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Әңгәмә барышында балалар шагыйрьнең фаҗигале һәм героик язмышы турында якыннан белделәр. Балалар өчен иҗат ителгән " Батыр куян", "Шакир белән Гали" шигырьләрен тыңладылар. Чара ахырында " Кызыл ромашка" әсәренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмны карадылар. Китапханәче Рахманова Гөлназ Алмасовна

«Муса абый-балаларның якын дусты»

Корпункт: 

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәсрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. 15 февраль көнне Герой-шагыйрьнең тууына 116 ел тулды. Шул уңайдан Югары Мактама авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Муса абый-балаларның якын дусты” исемле шагыйрьнең иҗатына күзәтү оештырылды. Балалар Муса Җәлилнең балачагы турында хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар.