Муса Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күзалдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, улчын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Быел Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулды. Без елдагыча Муса абыебызныңтуган көнен зурлап билгеләп үттек. Бөтен татар халкына гына тугел башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны онытырга безнен хакыбыз юк. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.
Патриот шагыйребез, татар халкының сөекле улы М.Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы без,татар теле,рус теле укытучылары ,китапханэчелэр ,укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләрен һәрдаим тәрбияләп килэбез. Һәр елны Җәлил укуларында катнашып,төрле дәрәҗәдәге дипломнар алабыз,аның исеме белән бәйле башка төр бәйгеләрдә дә,конференцияләрдә дә укучыларыбыз зур теләк белдереп катнашалар
Быел да үткэргэн чараларыбыздан (шигырь бәйгсе,китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе,ачык сэяхэт-дәресләр, КВН - дэреслэр, класс сэгатьлэре, әдәби музыкаль кичәләр,оныгы пианист Татьяна Малышева белэн очрашу) Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлил турында күп мәгълүмат алдык, элек белгәннәрне искә төшердек.
Танылган көчле рухлы кешеләрнең ялкынлы сүзләре элек-электән адәм баласын зур эшләргә рухландырган, азатлыкка, көрәшкә өндәгән. Яраткан шагыйребез Муса Җәлил – шундый шәхесләрнең берсе. Аның турында рус шагыйре К.Симонов болай дип әйткән: “Ул олы шагыйрь генә түгел, ә бәлки күңелләребезгә мәңгегә көчле рухлы һәм үлемсез каһарман булып кереп калган олы кеше дә”
Алман җирендә дә Муса Җәлил һәм аның иптәшләре батырлыгын онытмыйлар, шагыйрьне һәм аның иҗатын чын күңелдән ихтирам итәләр. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Германиядә немец телендә өч мәртәбә аерым китап булып басылып чыкты. Аның турында немец кинодокументалистлары тулы метражлы “Die Rote kamilla” (“Кызыл ромашка”) исемле нәфис фильм төшерелгән. Әлеге фильм Германия телевидениесе аша берничә мәртәбә күрсәтелгән. Муса Җәлил поэзиясе безнең өчен олы мирас, ул дошман тоткынлыгыннан чыгып, вакыт сынауларын узып, үзенең матурлыгын, сугышчан рухын саклап калган. Хәзерге заман укучыларын, кешеләрен аның батырлыгы һаман сокландыра, поэзиясе рухландыра, тынычлык һәм иминлек сагында тора. Үлгәндә дә җиңә алган кеше генә үлемсез.
Моннан 116 ел элек татар халкын бөтен дөньяга танытачак татар малае дөньяга килә. Ул бары 38 ел гына яшәсә дә, үлгәннән соң да үлмәслек итеп яши белде. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмас. Укучыларыбызны Муса Җәлил әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсэргэ ойрэту-безнен бурыч. Герой - шагыйребезгә булган мәхәбәтлэре сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрендә мәңге саклансын иде...
Җамалиева Римма Габбас кызы,
Әлмәт шәһәре 15нче гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы



