Корпункт:
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Белоруссиядән кайткан зур кунак - Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевның (Николай Орлов) кызы – Любовь Орлова Актаныш Туган як музеенда булды. Ул әти-әнисе турындагы хәтирәләре белән уртаклашты һәм кадерләп саклаган истәлекләрен музей фондына тапшырды.

